Биографиясе

1946 елның 19 августы, Казан — 2006 елның 27 июле, шунда ук.

1971 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый.

1965–1971 елларда Казан язу җайланмалары заводында эшли, цех башлыгы урынбасары (1969 елдан).

1973–1986 елларда Казан химия-технология институтында, лаборатория мөдире (1973–1974).

1986 елдан Казан энергетика университетында: җылылык энергетикасы факультеты деканы (1987–1993), сәнәгать җылылык энергетикасы кафедрасы мөдире (1987–2003), профессор (1989), директор урынбасары (1993–1994), директор (1994–1999), ректор (1999–2003).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре гидродинамикага, җылылык алмашу процессларына, станция җылылык энергетикасы мәсьәләләренә карый. Нәҗмиев төрле типтагы сыеклыкларның фәзаи ламинар агымнары өчен эксперименталь һәм теоретик тикшеренүләр үткәрә, химия һәм нефть химиясе сәнәгатендәге энергия саклаулы өзлексез процессларга структур, җылылык һәм термодинамик анализ ясый, электр станцияләрендә көл-шлактан арындыру системаларын проектлау методикасын эшли. Аның җитәкчелегендә җылылык электр станцияләрендәге җылылык алмашу җиһазларының һәм турбиналарны майлау системаларының нәтиҗәлелеген комплекслы тикшерүләр уздырыла.

РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутаты (2004–2006).

Хезмәтләре   

Гидродинамика и теплообмен закрученных потоков реологически сложных жидкостей. М., 1996;

Теплообмен при ламинарном течении жидкости в дискретно-шероховатых каналах. М., 1998;

Организация энерготехнологических комплексов в нефтехимической промышленности. М., 2001;

Мазутные хозяйства ТЭС. М., 2002;

Системы золошлакоудаления на ТЭС. М., 2002.