Биографиясе

1837 елның 15 ноябре, Тверь губернасы, Гора Новоторжский өязе Михайлова Гора авылы — 1905 елның 24 апреле, Санкт-Петербург.

Руханилар катлавыннан.

Мәскәү университетын тәмамлый (1862).

1862–1866 елларда Сенатның 8 нче департаментында хезмәт итә (Санкт-Петербург).

1866–1870 елларда Тула округ мәхкәмәсе әгъзасы, 1870–1874 елларда Самара округ мәхкәмәсе рәисе урынбасары.

1874–1879 елларда Вятка җинаять һәм гражданлык эшләре мәхкәмә палатасының гражданлык бүлеге рәисе.

1879–1880 елларда Одесса, 1880–1886 елларда Киев мәх кәмә палаталары гражданлык эшләре департаментлары рәисе.

1886–1895 елларда Казан мәхкәмә палатасы өлкән рәисе.

1895 елдан Сенатның гражданнар кассация департаментында.

Әдәбият                

Альманах современных русских государственных деятелей. СПб., 1897; 

Мурзанов Н.А. Словарь русских сенаторов. 1711–1917 гг.: Материалы для биографий. СПб., 2011.

Автор — Е.Б.Долгов