Биографиясе

1864 ел, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Сөлек авылы — 1920 елдан соң.

Татар һәм казакъ телләрендә яза. Сөлек мәдрәсәсендә һәм Шыгай авылы «Мәрҗания» мәдрәсәсендә (1883–1892) белем ала.

1892 елдан Каркаралы шәһәре (хәзер Казакъстан Республикасы) мәчетендә мулла һәм мөдәррис вазифаларын башкара.

XIX йөз ахырында яза башлый. Дастаннар, фольклор һәм әдәби сюжетларга ияреп язган маҗаралар, шигъри кыйссалар авторы (барысы 100 ләп әсәр, башка мәгълүматларга караганда, 80 тирәсе).

Аеруча танылган әсәрләре: «Кыйссаи хәким», «Кыйссаи Әбелхарис», «Кыйссаи кимпер», «Кыйссаи Бәдәр» һ.б.

Минзәләви иҗатында яшь буынны тәрбияләүдәге әхлакый һәм рухи мәсьәләләр, дини һәм дөньяви белем бирү, дини-этик проблемалар чагылыш таба. Акын булып таныла: казакъ телендә Шәрекъ әдәбиятында танылган сюжетларга нигезләнгән дастаннар башкара. Идел, Урал буе, Казакъстанда яшәүче төрки-татар халкында популярлык казана.

Утыз Имәни шигырьләрен җыеп, «Китабе мөһиммәт әз-заман» (1898) исемле жыентык бастыра.

Әдәбият          

Гарифуллин Д. Якташыбыз — казах акыны // Гасырлар авазы — Эхо веков. 1995. Май;

Әхмәтҗанов М.И. Дастаннар ватаны: Кама аръягының көнчыгыш төбәкләре һәм татар әдәбияты тарихы. К., 1999.

Автор — А.М.Ахунов