Биографиясе

1936 елның 5 декабре, Чүпрәле районы Татар Бизнәсе авылы – 1996 елның 21 марты, Казан шәһәре.

Казан университетын тәмамлый (1960 ел), 1967–1996 елларда шунда ук эшли.

Фәнни эзләнүләре XIX – XX йөз башы татар әдәбиятына карый. 

Хезмәтләре С.Рәмиев, Ә.Каргалый, М.Иванов иҗатларына багышланган. Урта мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен татар әдәбияты буенча дәреслекләр һәм хрестоматияләр автордашы; С.Рәмиев әсәрләрен матбугатка әзерли (кереш сүз, текстология, шәрехләүләр).

Хезмәтләре

Сәгыйть Рәмиев иҗаты. Казан, 1973.

Ә.Каргалый: студентлар өчен ярдәмлек. Казан, 1978 (автордаш).

Әдәбият

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. Казань, 2004. Т. 3.