Биографиясе

1912 елның 17 апреле, хәзерге Удмурт Республикасы, Балезин районы Кестым авылы – 1987 елның 16 декабре, Удмурт Республикасының Глазов шәһәре.

1928 елдан укый-яза белмәүчелекне бетерүдә актив катнаша, Кестым авылы урта мәктәбендә физика, математика һәм астрономия укытучысы (1972 елга кадәр) булып эшли. Күк йөзен өйрәнә.

1939 елда комета ача (кара: Әхмәров–Юрлов–Хассель кометасы), шул ачышы өчен Бөтендөнья астрономия җәмгыятенең Зур медале белән бүләкләнә.

Мәктәптә астрономия түгәрәге оештыра һәм укучылар белән бергә 3 нче Халыкара геофизика елының Үзәк Милли комитеты биремнәре буенча көмешсыман болытларны һәм төньяк балкышын күзәтә.

Әдәбият

Касимов Х. Влюбленные в небо // Красное знамя. 1989. 12 апреля.