Музыка гыйлеме тарихы

Музыканы фәнни тикшерү антик чорда ук башлана. Борынгы грек, борынгы кытай, урта гасырлар Көнбатыш Европа һәм гарәп-фарсы-төрек трактатларында музыка фәлсәфә-эстетика, этика, физика-математика, педагогика, ритуал-символика, эзотерика белемнәре системасында карала.

Музыка гыйлеменең мөстәкыйль фән буларак яшәеше яңа Европа мәдәнияте белән бәйле. XVIII йөздән эчке дисциплинар бүленү башлана, аның нәтиҗәсендә музыка тарихы һәм теориясе формалаша.

Соңрак музыка сәнгате һәм профессиональ музыка белеме үсеше махсус музыка тарихы һәм музыка теориясе фәннәре комплексын барлыкка китерә. Музыка гыйлеме тарихы, гомуммузыка тарихы буларак, шулай ук төрле географик, этник яисә тарихи-мәдәни бергәлекләр музыкасын, милли композиторлар мәктәпләрен һәм аерым тарихи чорларның музыка сәнгатен (Европа музыкасы тарихы, Азия һәм Африка халыклары музыкалары, музыкаль медиевистика, мөселман традицияләре музыкасы һ.б.) өйрәнә. Тикшеренү предметы анда кулланыла торган методологияне билгели.

Теоретик музыка гыйлеме, музыка теленең төрле элементларын (гармония, полифония, музыка төрләре, ритм теориясе, инструментовка һ.б.) өйрәнүгә бәйле булганга, махсус фәннәр системасына бүленә. XX йөздә музыка гыйлеменең методологик базасы сизелерлек киңәя, чөнки музыканы, үзенчәлекле сәнгать системасы буларак өйрәнү белән бергә, җәмгыять үсешендәге тарихи-мәдәни һәм социаль-сәяси процесслар яссылыгында карау омтылышы туа. Музыка белеме тарихы һәм теориясенең тыгыз бәйләнеше, башка гуманитар фәннәрнең (тарих, филология, әдәбият белеме, психология, социология, антропология һ.б.) методологик аппараты җәлеп ителү, тикшеренүләрнең яңа юнәлешләре (музыка семантикасы, герменевтика, музыка социологиясе, музыканы аңлау психологиясе) барлыкка килү, күп кенә ярдәмче фәннәр (музыка гыйлеме чыганакларын өйрәнү, палеография, текстология һ.б.) үсеше шушы омтылыш белән бәйләнгән. Музыка гыйлеменең аерым өлкәсендә төрле халыкларның традицион музыка сәнгатен (бигрәк тә халык көйләрен) өйрәнүче музыка этнографиясе (хәзер этномузыкология) формалаша.

Хәзерге вакытта музыка гыйлеме фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр формасында үсеш ала; соңгылары музыка укыту системасы, мәгълүмати технологияләр, театрларда сәхнәгә кую, концерт, музыкаль тәнкыйть, нәшрият эшчәнлеге белән бәйле.

Татар җәмгыятендә музыка гыйлеме

Татар җәмгыятендә музыка турында фәнни фикерләр үсеше өчен кирәкле алшартлар XIX йөздә хәзерге милли мәдәният формалашканнан соң барлыкка килә. Татар фикер ияләре Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин һ.б.ның хезмәтләрендә, Х.Кильдебәковның «Музыка вә ислам» (1909) исемле хезмәтендә музыка сәнгатенең ислам динендәге әхлак традицияләре белән бәйләнеше проблемалары карала. Татар традицион музыкасын өйрәнү К.Насыйриның «Фәвакиһелҗөләса фил әдәбият» (1884) хезмәтендә шактый урын били.

XIX–XX йөзләрдә милли музыка мәсьәләләре татар публицистикасында актив тикшерелә. Г.Тукай, Ф.Әмирхан, С.Рәмиев, Г.Ибраһимов, М.Җәлил һ.б. матбугатта һәм халык алдындагы чыгышларында музыка сәнгатенең иҗтимагый тормыштагы роле һәм аны үстерү юллары турындагы фикерләрен җиткерәләр. С.Габәшинең «Яңалиф» журналында сорауларга җавап рәвешендәге беренче публицистик язмасы (1931) татар музыка сәнгатенең шул замандагы торышын һәм аны үстерү перспективасын фәнни яктан тикшерүнең беренче тәҗрибәсе булып тора, анда күренекле сәнгать эшлеклеләре арасында татар музыкасының үзенчәлеге һәм «европалашу» проблемалары турында сораштыру үткәрелә.

Татарстанда беренче профессиональ музыка этнографы булып М.Мозаффаров һәм беренче профессиональ музыка белгече булып Х.Булатова-Терегулова санала. Мәскәү консерваториясендә белем алып, алар Казан консерваториясенең теория-композиторлык факультеты педагогларының иң беренчеләреннән була.

Консерватория ачылу

1945 елда ачылган консерватория республикада музыка белгечләре әзерләү, фәнни мәктәп булдыру эшенә керешә. Казанда музыка белгечләре әзерләүнең башлангыч чорында Мәскәү һәм Ленинград консерваторияләрен тәмамлаган А.Бормусов, Ю.Виноградов, А.Корсунская, Г.Литинский эшли. Татарстанда музыка гыйлемен үстерүгә Я.Гиршман зур өлеш кертә, ул — татар музыкасына караган күп кенә хезмәтләрнең, шул исәптән «Пентатоника һәм аның татар музыкасында үсеше» («Пентатоника и её развитие в татарской музыке», 1960), «Нәҗип Җиһанов» («Назиб Жиганов», М., 1975) китапларының авторы.

Республикада музыка гыйлемен өйрәнү мәктәбе беренче оешкан елыннан ук традицион һәм хәзерге татар музыка сәнгате, шулай ук Идел буе халыкларының музыка мәдәнияте буенча өстенлекле юнәлешләрне билгели.

1958 елда Казан консерваториясе җирлегендә Кытай, Монголия, Төньяк Корея музыка белгечләре катнашында, СССРның автономияле республикалары музыка мәдәнияте үсеше проблемаларына багышлап, пентатоника буенча 1 нче халыкара конференция уздырыла. Зур халыкара фәнни форум милли музыкалар культурасын һәм пентатоника теориясен өйрәнүдә Казан музыка гыйлеменең ролен үзенчәлекле ассызыклый (пентатониканы өйрәнүдә Казан музыка гыйлеме мәктәбе бүгенге көнгә кадәр төп рольне уйный).

Казан музыка гыйлеме мәктәбе

Ангемитоника проблемалары Л.Бражник, Р.Исхакова-Вамба хезмәтләрендә тикшерелә. Музыка белгечләре татар музыка тарихын төрле яклап яктырталар.

XX йөзнең беренче ун еллыгында татар җәмгыятенең музыкаль тормышы музыка белгече З.Хәйруллина эшләрендә чагыла.

Татар совет музыкасы үсеше мәсьәләләре Г. Касаткина хезмәтләрендә тикшерелә. Й.Исәнбәт хезмәтләре Р.Яхин иҗатына, татар музыкасы үсешендә М.Җәлилнең роленә, С.Габәши, Г.Әлмөхәммәтов, Ю.Виноградовлар иҗат иткән беренче татар операларына, милли опера һәм балет спектакльләренең куелу тарихына багышлана.

Татарстан композиторлары иҗатларының төрле аспектлары А.Алмазова (татар балеты үсеше, Ф.Яруллин иҗаты), Т.Алмазова (татар инструменталь концерты үсеше, Р.Еникиев иҗаты), Ч.Бәхтиярова (Ф.Яруллин иҗаты), Ф.Бикчурина (татар композиторлары әсәрләре турында очерклар), З.Салехова (Н.Җиһановның симф. иҗаты), Ф.Салитова (С.Сәйдәшев иҗаты), К.Таҗиева (М.Мозаффаров иҗаты), М.Фәйзуллаева (татар операсында халык җырлары чыганагы), Ф.Шәмсетдинова (Ф.Әхмәтов иҗаты, Н.Җиһановның симфоник әсәрләре) тикшеренүләрендә ачыла.

Татар музыкасын өйрәнүдә этномузыкаль тикшеренүләр мөһим роль уйный. М.Нигъмәтҗановның 1970–1980 елларда басылып чыккан, аналитик мәкаләләре урын алган фольклор җыентыклары циклы милли сәнгатьне саклау һәм үстерү юнәлешендәге зур казаныш булып тора. Галимнең С.Габәши тормышы һәм иҗаты турындагы мәкаләсе (1985) татар музыка белеме тарихының фәнни парадигмасын яңартуга этәргеч бирә.

Халыкның җыр культурасын, аның төрле тарихи һәм социаль аспектлары белән үзара бәйләп, З.Сәйдәшева (Татарстанда музыка сәнгате белгечлеге буенча беренче фәннәр докторы) тикшерә. 1980–1990 елларда галимнәр татар музыка тарихының элек өйрәнелмәгән проблема һәм фактларына мөрәҗәгать итәләр. Г.Гобәйдуллина хезмәтләрендә С.Габәши иҗаты һәм XX йөз башы татар клублары эшчәнлеге, Г.Сәйфуллина тикшеренүләрендә традицион татар-мөселман мәдәниятендә гыйбадәттән тыш Коръән уку үзенчәлекләре яңача яктыртыла. Скрипкада татар башкаручылык сәнгатен өйрәнүнең яңа тарихи-мәдәни аспектын Ш.Монасыйпов хезмәтләре ача. Халык уен коралларында уйнау традицияләре Г.Макаров, Р.Халитов, В.Яковлевның фәнни тикшеренүләрендә бирелә. В.Дулат-Алиев — милли мәдәният теориясенә караган хезмәтләр авторы.

1980 еллардан балалар музыка мәктәпләре, училищеләре һәм югары уку йортлары өчен татар музыкасы тарихына багышланган дәреслекләр һәм уку ярдәмлекләре төзелә. Аларның авторлары — В.Дулат-Алиев «Татар музыка әдәбияты» («Татарская музыкальная литература», 2007), С.Рәимова «Татар музыкасы тарихы» («История татарской музыки», 1986); сольфеджио буенча эшкәртмәләр, Ф.Салитова «Татар музыка мәдәнияте тарихы буенча очерклар» («Очерки по истории татарской музыкальной культуры», 1997; «Татар музыка педагогикасы тарихы» («История татарской музыкальной педагогики», 2008) һ.б.

Музыка гыйлеменең актив үсә торган юнәлешләреннән берсе — төбәкнең музыкаль-иҗтимагый тормышы тарихын һәм музыка белеме бирүне өйрәнү. Әлеге теманы яктыртуга Г.Кантор, Е.Порфирьева, В.Спиридонова, Ә.Хәйретдинов үзләреннән зур өлеш кертәләр. Халык музыкасы тарихы О.Егорова хезмәтләрендә чагылыш таба. Урта Идел буе халыкларының профессиональ музыка мәдәнияте формалашу А.Маклыгин монографиясендә күрсәтелә, ул шулай ук хәзерге чор композиторлык техникаларын да тикшерә. Татарстанда музыка гыйлеме өлкәсендәге тикшеренүләр төбәк белән генә чикләнми: Л.Федотова хәзерге заман гармония теле теориясен эшләүгә зур өлеш кертә, рус музыкасы тарихының төрле аспектлары В.Дулат-Алиев, А.Кудрявцева, Е.Смирнова, Е.Хадеева, чит ил музыкасы буенча тикшеренүләр О.Жесткова, А.Сокольская хезмәтләрендә карала.

Төбәктә музыка гыйлеменең төп үзәге булып «музыка гыйлеме» белгечлеге буенча кадрлар әзерләүче Казан консерваториясе (музыка теориясе һәм тарихы, татар музыкасы, этномузыкология кафедралары) санала. 2003 елдан консерватория каршында музыка сәнгате белгечлеге буенча төбәктә бердәнбер диссертация яклау советы эшләп килә, 2004 елдан яшь галимнәрнең музыка сәнгате өлкәсендәге фәнни эшләре буенча бөтенроссия конкурсы үткәрелә, 1989 елдан махсуслаштырылган редакция-нәшрият бүлеге эшли. Татарстан музыка белгечләре халыкара, бөтенроссия һәм республика фәнни конференцияләрендә, методик семинарларда, музыка уку йортлары укытучыларының методик эшләре конкурс-смотрларының жюри эшендә, теле- һәм радиотапшырулар әзерләүдә, халыкара музыка фестивальләрен оештыру һәм уздыруда актив катнашалар.

Әдәбият     

Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. К., 1986;

Кто есть кто в науке об искусстве (Республика Татарстан): Справ. К., 1998;

Музыкальная наука Среднего Поволжья: Итоги и перспективы. К., 1999;

Кантор Г.М. Музыковеды Казани: Биобиблиогр. словарь. К., 2000;

Дулат-Алеев В. Специализация «Исследователь татарской музыки» в системе подготовки музыковедов // Из педагогического опыта Казанской консерватории. К., 2005. Вып. 2.

Автор — В.Р.Дулат-Алиев