- РУС
- ТАТ
фольклорчы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе
1946 елның 6 феврале, Пермь өлкәсенең Барда районы Күчтәнти авылы – 2008 елның 25 августы, Казан, туган авылында җирләнә.
Казан университетын тәмамлаганнан соң (1969), Пермь өлкәсенең Барда авылында: «Таң» газетасында бүлек мөдире, «Таң йолдызы» әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе.
1973 елдан Казанда. 1977 елдан СССР ФАнең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында.
1988 елдан Казан педагогия институтында.
1990 елдан Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтында (2005 елдан ТРның Мәгарифне үстерү институты) татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире.
1992 елдан «Мирас» журналы редакциясендә бүлек мөдире.
1993 елдан Бөтентатар иҗтимагый үзәге вице-президенты, бер үк вакытта Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе киңәшчесе.
1995 елдан ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында.
«Татар балалар фольклоры» (1998), «Бәетләр» (2000), «Мөнәҗәтләр» (2000), «Татар халык уеннары» (2002) фольклор җыентыкларын төзүче.
«Тулпарлар» (1996), «Тулпар моңы» (2006), «Сагынылды» (2011) һ.б. шигырь җыентыклары авторы.
Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. Т. 2.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.