Мишә һәм Идел елгалары субүләрендә, Лаеш районының бер үк исемдәге авылы уртасында урнашкан.

Су өслегенең мәйданы – 4,2 га. Су күләме – 90 мең м3 чамасы. Озынлыгы – 250 м, максималь киңлеге – 225 м. Уртача тирәнлеге – 2,6 м, максималь тирәнлеге – 4,5 м.

Күл карст процесслары эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Формасы катлаулы.

Суы бик йомшак, аз минеральләшкән, гидрокарбонат-сульфат-натрийлы. Төсе саргылт.

Хуҗалык-көнкүреш максатларында файдаланыла.