- РУС
- ТАТ
Татарстанның Минзәлә районындагы авыл. Минзәлә шәһәреннән 17 км көньяк-көнчыгыштарак, Брустан елгасы буенда урнашкан
1704 елдан татар авылы буларак мәгълүм, 1740 елларда анда беренче тапкыр руслар теркәлә. Революциягә кадәрге чыганакларда Ебалаково исемен йөртә.
XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык тарала; XVIII йөзнең икенче яртысында Әүҗән-Петровск һәм Воткинск тимер җитештерү заводларында хезмәт итәләр.
1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышы вакытында авылда Пугачевчылар отряды урнаша.
XX йөзбашында Богородица чиркәве (1878 елда төзелә), земство мәктәбе, 3 су тегермәне була.
Авыл җәмәгатенең имана җире 1952,8 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Иске Мәлкән волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1944 елның 19 февраленнән – Матвеевка, 1954 елның 19 ноябреннән Минзәлә районында.
Хәзер Аю авыл җирлеге составына керә.
1929 елда авылда Сталин исемендәге колхоз оештырыла. 1950 елда – “Красный Октябрь” колхозы (Дыреевка авылы), 1960 елда – “Рассвет” (Аю авылы), 1973 елдан “Якты юл” совхозы составына керә.
2002–2010 елларда “Якты юл” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2010 елдан – “Якты юл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2015 елдан “Органик Групп” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.
Халкы күбесенчә кырчылык белән шөгыльләнә.
1795 елда – 168,
1859 елда – 605,
1870 елда – 598,
1884 елда – 655,
1897 елда – 950,
1906 елда – 1028,
1913 елда – 1030,
1920 елда – 938,
1938 елда – 603,
1958 елда – 333,
1970 елда – 224,
1979 елда – 127,
1989 елда – 52,
2002 елда – 38,
2010 елда – 16,
2017 елда – 12 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.