- РУС
- ТАТ
«Әдәби Казан», ТАССР Язучылар берлеге альманахы
1945–1959 елларда Казанда рус телендә елга 1–2 тапкыр нәшер ителә.
1947–1958 елларда «Литературный Татарстан» («Әдәби Татарстан») исемендә чыга.
Төрле елларда мөхәррирләре – И.Пехтелев, Я.Винецкий, А.Кринкин, Г.Паушкин, Т.Журавлёв; редколлегия составына Г.Бәширов, А.Гомәров, Ә.Еники, И.Заботин, Б.Зернит, К.Лебедев, Г.Минский, Х.Хәйри, Т.Ян керә.
Редакция Татарстанның рус телендә иҗат итүче язучылары, яшь авторлар, татар әдәбияты классиклары һәм хәзерге заман әдипләре әсәрләрен бастыруны максат итеп куя.
«Литературная Казань»да басылган язмаларга жанр ягыннан төрлелек хас; хикәя, повесть, новелла, романнардан өзекләр, шигъри әсәрләр өстенлек итә.
Актив авторлар арасында танылган Казан шагыйрьләре, язучы һәм драматурглардан Я.Винецкий, И.Заботин, Б.Зернит, К.Лебедев, Ю.Малевинский, А.Мелузников, Г.Паушкин, А.Салмин, Л.Топчий, Т.Ян була.
Альманахта татар әдипләреннән Г.Әпсәләмов, М.Әмир, Н.Арсланов, С.Баттал, Ш.Галиев, М.Җәлил, Ә.Исхак, Г.Кутуй, Ш.Маннур, Ш.Мөдәррис, М.Ногман, З.Нури, Ә.Фәйзи, С.Хәким, М.Хөсәен һәм башка әсәрләренең тәрҗемәләре басыла.
Әдәби әсәрләрдән тыш, «Безнең төбәкнең үткәненнән», «Тәнкыйть һәм библиография» рубрикаларында туган якны өйрәнү тематикасына материаллар, юлъязмалар, Татарстан нефтьчеләре турында очерклар, тәнкыйди-публицистик мәкаләләр, Мәскәү һәм Казанда чыккан яңа китапларга рецензияләр урын ала.
Е.Бушканец, Р.Порман, Л.Юдкевичның туган якны өйрәнү турындагы язмалары басыла.
Автор – Р.А.Айнетдинов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.