1914 елның 9 августы, Лифляндия губернасы, Скриверово авылы – 1960 елның 6 декабре, Казан.

1920 еллар ахырыннан Казанда яши.

Казан җитен комбинатында эшли, 1939 елдан «Советская Татария» газетасы редакциясендә (әдәбият бүлеге мөдире, җаваплы сәркәтип).

СССР язучыларының Беренче Бөтенсоюз съезды эшендә катнаша (1934).

«Каршыга килүче 140 нчы поезд» («140 – встречный») исемле беренче шигъри җыентыгы 1931 елда дөнья күрә. Бөек Ватан сугышы елларында «Гаделлек өчен сугышка» («В бой за дело правое», 1941), «Үлемнән көчлерәк» («Сильнее смерти», 1944) исемле шигъри җыентыклары чыга.

Сугыштан соңгы иҗаты эпик жанрга тартым. «Иделдә кыяташ бар...» («Есть на Волге утес...», 1949) һәм М.Җәлилгә багышланган «Плахада яңгыраган җыр» («Песня на плахе», 1957) поэмалары, Бөек Ватан сугышы геройлары турында очерклар авторы.

Әсәрләре

Избранное. Казань, 1955.

Әдәбият

Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: биобиблиографик белешмә. Казан, 1986.

Гиниятуллина А. Писатели Советского Татарстана: биобиблиографический справ. Казань, 1970.