Гомер еллары: XVIII гасырда.

Яков Алексеевич Касаткин турында аз мәгълүмат сакланган. Казан тарихчысы һәм туган якны өйрәнүче Н.Я.Агафонов (1842–1908) мәгълүматына караганда, Касаткин чыгышы белән дворяннардан булган отставкадагы сержант. Аның йорты Пригонная тавын Поп тавыннан аерган чокыр аша салынгын күпер янында урнашкан була (хәзерге Петербург һәм Тельман урамнары арасындагы территория). XVIII гасыр азагында барлыкка килгән Касаткин урамы нәкъ менә шушы йорт хуҗасы исеме белән атала.

Урам атамасының килеп чыгышы турында альтернатив версия дә бар: XVI–XVII гасырларда бу урам Казан Кремле ныгытмаларына "кагылып" үтә. Әмма атаманы Яков Касаткин исеме белән бәйләүчесе төп версия булып санала. Урам үзенең революциягә кадәрге исемен саклап калган һәм бүгенге көнгә кадәр яши.

Шуны билгеләп үтү дә бик мөһим, киң таралган ялгыш фикер урам исемен рәссам Николай Алексеевич Касаткин (1859–1930) исеме белән бәйли, әмма бу тарихи фактларга туры килми.