- РУС
- ТАТ
Хирург-анестезиолог-реаниматолог, Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты (2004), медицина фәннәре кандидаты (2000), Татарстанның һәм РФнең атказанган табибе (1994, 2003)
1950 елның 29 сентябрендә Горький (хәзер Түбән Новгород) өлкәсенең Сергач шәһәрендә туган.
Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1973), Республика клиник хастаханәсендә хирург булып эшли; 1976 елдан Республика онкология диспансерында. 1977 елдан Казан ГИДУВының анестезиология һәм реаниматология кафедрасында, 1979 елдан ГИДУВның 2 нче акушерлык-гинекология клиникасында табиб-анестезиолог-реаниматолог, 1986 елдан Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы хастаханәсендә. 1988 елдан Республика кан салу станциясе баш табибе, бер үк вакытта, 2000 елдан, Казан медицина академиясендә трансфузиология курсы мөдире.
Хезмәтләре гадәттән тыш хәлләрдә территориаль кан салу хезмәтен оештыру һәм идарә итү мәсьәләләренә карый. Дәүләт бүләге донор канын һәм аның компонентларын оптималь шартларда саклауны тәэмин итү максатыннан медицинага ярашлы махсус суыткыч техника эшләгәне һәм гамәлгә керткәне өчен бирелә. Уйлап табуга патенты бар.
Служба крови: Нормативы по труду, ценообразование. М., 2003 (автордаш).
Распределение группы крови среди доноров г.Казани // Общественное здоровье и здравоохранение. 2005. № 1/2 (автордаш).
Плазмаферез в лечении латентно протекающего синдрома ДВМ у больных бронхиальной астмой // Казан. мед. журн. 2009. № 2.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.