И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Гадел Кутуй. 2022

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1903 елның 15 (28) ноябре, хәзерге Саратов өлкәсе Кузнецк районы Татар Кынадысы авылы – 1945 елның 15 июне, Польша, Згеж шәһәре.

Башта туган авылы мәдрәсәсендә, 1912 елдан – Саратов губернасы Алексеевский авылында рус мәктәбендә, соңыннан Самара шәһәрендә рус-татар мәктәбендә укый.

Шул вакытта ук рус әдәбиятына тартыла башлый: А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, М.Горький, В.В.Маяковский һәм башкаларның әсәрләрен укый.

1920 елда Казанга килә. 1922 елга кадәр Казан политехник институтында укый, аннан Алтынчы берләштерелгән татар-башкорт (хәрби) командирлары мәктәбендә (хәзер Чиләбе танк институтының Казан филиалы) укыта.

Шәрекъ педагогика институтын тәмамлаганнан соң (1929), урта мәктәптә, Казан авиация техникумында (1932–1941), Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтында (хәзер Казан архитектура-төзелеш университеты) рус теле һәм әдәбияты укыта.

Г.Кутуй хәрби госпитальдә вафат була.

Иҗаты

1920 елларда хикәяләр, пьесалар яза, республика вакытлы матбугатында күпсанлы фельетоннар, очерклар, мәкаләләр, шулай ук Татар академия театрының һәр спектакленә диярлек рецензияләр язып бастыра.

1922 елда «Безнең юл» журналында беренче шигырьләре дөнья күрә.

Г.Кутуй шигъри форма өлкәсендә тәҗрибә туплый башлый, конструктивизм рухындагы композиция ысулларына, революцион-романтик образларга мөрәҗәгать итә.

Аның беренче «Көннәр йөгергәндә» (1925) исемле шигъри җыентыгында чагылыш тапкан тәүге иҗади эзләнүләрендә футуризм йогынтысы сизелә. Бу җыентык ул еллар поэзиясе өчен үзенчәлекле бер күренеш була.

Г.Кутуй шигырьләрендә халыклар дуслыгы, җәмгыятьтәге революцион үзгәрешләр, социаль гаделлек өчен көрәш темалары күтәрелә; алар иске тормышны инкарь итү рухы белән сугарылган («Егерменче броневик», «Октябрьдә», «Тимер чәчәкләрдән», «Биш минутка дөнья туктады», «Эшче шагыйрь», «Атла, диңгез»).

Шагыйрь метафора ярдәмендә кинаяле, фантастик, әмма психологик яктан чынбарлыкка туры килгән күренешләр тудыра. Г.Кутуйның лирик герое бөтен дөнья, бар табигать өчен җаваплылыкны үз өстенә ала (Адәм баласын илаһилаштыру татар әдәбиятында идеологик схемачылыктан котылуның бер варианты була).

Г.Кутуйның коммунистик идея белән сугарылган поэзиясенә көчле эмоциональлек хас.

1930 еллар – Кутуй өчен иҗади яктан күтәрелеш чоры. Ул яңа кеше һәм яңа социалистик әхлакның формалашуы гаять катлаулы процесс икәнен күрсәтергә тырыша. «Фәрзәнә» (1928), «Солтанның бер көне» (1938), «Вөҗдан газабы» (1939), «Нишләргә?» (1940) хикәяләренең, «Балдызкай» (1926), «Күк күгәрчен» (1929), «Җавап» (1929) пьесаларының, «Сәлимә» (1927) поэмасының геройлары – автор идеалы югарылыгына күтәрелгән, сәләтле, гайрәтле яшьләр. Аларның кылган гамәлләре һәм хыяллары Г.Кутуйга якты киләчәккә ышаныч белән карарга өмет бирә.

Язучы иҗатының иң югары ноктасы – «Тапшырылмаган хатлар» (1935; рус теленә тәрҗемә – 1954) һәм «Рөстәм маҗаралары» (1944) повестьлары. «Рөстәм маҗаралары»нда халыкның Бөек Ватан сугышы елларында кичергән фаҗигасе яшүсмер бала күңеле аша яктыртыла.

«Тапшырылмаган хатлар» повестеның асылын татар хатын-кызы язмышы билгели. Авторны әхлак мәсьәләләре, кешенең рухи дөньясы борчый. Яшь ир белән хатын арасында туган конфликт гаиләдә хатын-кызга карата булган искергән патриархаль һәм яңа карашлар бәрелешен чагылдыра.

Повесть герое Галия – йомшак, мөлаем, бер үк вакытта көчле ихтыярлы хатын. Ире ташлаганнан соң да ул төшенкелеккә бирелми, врач булу максатына ныклы адымнар белән бара, балаларын үстерә, кешеләрнең хөрмәтен яулый, чын мәхәббәтен таба.

Повесть тиз арада зур популярлык казана, рус, башкорт, казакъ, каракалпак, кыргыз, мари, тува, үзбәк, хакас, чуаш, албан, корея, кытай, монгол, чех телләренә тәрҗемә ителә.

Әсәргә Җ.Фәйзи тарафыннан музыка һәм либретто языла, һәм 1960 елда Татар опера һәм балет театрында шул исемдә опера, 1961 елда Татар күчмә театрында спектакль (авторы Г.Минский) куела.

Бөек Ватан сугышы елларында Кутуй «Кызыл сугышчы», «Ватанны саклауда», «Тревога», «Алга, дошман өстенә» фронт газеталарының хәбәрчесе була, аларда, сугышта күргәннәрен чагылдырып, үзенең очерклар сериясен, хикәяләрен, шигырьләрен бастыра. Аның сугыш еллары герое – батыр кеше, үз-үзен аямыйча көрәшүче сугышчы: «Без – сталинградчылар», «Хәнҗәр». «Сагыну» нәсерендә туган ягын сагынучы солдат образы гәүдәләнә.

Г.Кутуйның сугыш еллары әсәрләренә гражданлык пафосы, җиңүгә ышаныч хас.

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз, Беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Публицистика. Казан, 1957.

Сайланма әсәрләр. Казан, 1965.

Әдәбият

Нуруллина Р. Һәрвакыт сафта: Гадел Кутуйның публицистик эшчәнлеге. Казан, 1966.

Усманова З. Адель Кутуй: жизнь и творчество. Казань, 1966.

Автор – Н.М.Йосыпова