Биографиясе

1909 елның 17 феврале, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе Яңа Каргалы авылы – 2000 елның 16 феврале, Казан.

Ә.Еники – морзалар нәселеннән.

1911 елда гаиләләре белән Дәүләкән авылына күчеп киләләр. Ә.Еники авыл мәдрәсәсендә укый.

1925 елдан Казанда яши.

1926 елда Казан университеты рабфагына укырга керә.

1927 елда Донбасска китә, татар шахтерларын ликбез курсларында укыта.

1941 елга кадәр Казанда һәм Бакуда төрле оешмаларда һәм предприятиеләрдә эшли, Маргелан шәһәрендә (Үзбәкстан ССР) балалар укыта, 1931–1933 елларда Казанда Хезмәтне фәнни оештыру институтында читтән торып укый.

Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугыштан соң «Совет әдәбияты» журналында, ТАССР Министрлар Советы каршындагы радиофикация комитетында эшли, Казан авиация техникумында укыта.

И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Әмирхан Еники. 2022

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Иҗаты

Ә.Еникинең беренче «Озын көй тыңлаганда» исемле хикәясе 1926 елда «Безнең юл» журналында басыла.

Соңрак башка хикәяләре, «Дус кеше» (1929) повесте языла. Әдәби тәнкыйть яшь язучы иҗатының уңай (геройларның эчке дөньясына игътибар) һәм тискәре (китапчылык йогынтысы, артык хиссилек) якларына да игътибар итә.

Зур әдәбиятка Ә.Еники үзенең сугыш елларында язылган хикәяләре белән килеп керә. Аның «Бала» (1941), «Ана һәм кыз» (1942), «Мәк чәчәге» (1944), «Бер генә сәгатькә» (1944), «Тауларга карап» (1948), «Кем җырлады?» (1956), «Әйтелмәгән васыять» (1965) һәм башка хикәяләренә тирән психологизм, лирик һәм фәлсәфи әһәмиятлелек хас. Авторның фәлсәфәсе тормыш чынбарлыгына, халкының киләчәгенә оптимистик карашка нигезләнә.

Ә.Еники әсәрләрендә аталар һәм балалар мөнәсәбәте анык һәм принципиаль идея-эстетик концепциягә корылган. Язучының традицион милли сыйфатларга ия булган өлкән яшьтәге кешеләр образлары аеруча уңышлы (милли характерлы олы буын кешеләре образы – Ә.Еники казанышларының берсе). Алар арасында Галимҗан абзый белән Мәрьям абыстай («Бер генә сәгатькә»), Хәмидә («Тауларга карап»), Акъәби, Миңлебай карт («Әйтелмәгән васыять») бар. Бу геройларда чын мәгънәсендә кешенең иң яхшы сыйфатлары тупланган. Шуңа күрә дә Ә.Еники буыннар арасында сакланган өзелмәс чылбыр идеясен алар белән бәйли.

Мәхәббәткә багышланган әсәрләрендә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр җентекле, тирәнтен тикшерелә. Язучы мәхәббәткә карата җавапсыз мөнәсәбәт көтелмәгән авыр кичерешләргә этәрергә мөмкин дип кисәтә. «Ялгызлык» (1957), «Төнге тамчылар» (1964) хикәяләрендә, «Саз чәчәге» (1955), «Йөрәк сере» (1957), «Рәшә» (1962), «Вөҗдан» (1968) повестьларында катлаулы кеше язмышлары аеруча тормышчан тасвирлана.

Язучыны, беренче чиратта, кешенең эчке дөньясы, аның хис-кичерешләре, әхлагы кызыксындыра. Ә.Еники әсәрләрендә эш-хезмәт сферасында була торган конфликтлар, ясалма актуальлек артыннан куу, әзер чишелешләр, тормышны катгый әдәби схемага буйсындыру юк. Язучы үз идеясен ачыктан-ачык күрсәтми, үз карашларын персонажларына такмый. Теге яки бу күренешләрне объектив тасвирлап, нәтиҗә ясауны укучының үзенә калдыра.

«Рәхмәт, иптәшләр» (1952), «Саз чәчәге», «Рәшә», «Вөҗдан» повестьларында әхлакый мәсьәләләрне яктырту укучыга көчле эмоциональ тәэсир ясауга корылган; психологик ситуацияләр нечкә осталык белән анализланган; барлык дәлилләр төгәл һәм җентекле эшләнгән.

Ә.Еники әсәрләре тирән психологизм белән сугарылган. Повестьларында мещанлык, байлыкка омтылу, икейөзлелек һәм эгоизм кебек сыйфатларны фаш итү заманында төрлечә бәяләнә, көчле бәхәсләр тудыра. Ләкин тормыш һәрвакыт автор карашларының дөреслеген раслап килә.

Ә.Еники геройларының кичерешләре музыка, җыр белән үрелеп бара. Бу авторның традицион романтик концепциягә тугры булып калуы турында сөйли. Сәнгатьчә стиль үзенчәлекләрен чагылдырган ирония, сатира һәм юмор язучы иҗатында зур урын алып тора. Тасвирлы, мәгънәле теле, кайвакыт сарказмга тиң юморы хикәяләренә кабатланмас тәэсир көче өсти («Чәнечкеле хикәяләр», 1962; «Салават күпере», 1966; «Шило в мешке» – «Без капчыкта ятмый», 1967 җыентыклары).

«Гөләндәм туташ хатирәсе» (1978) романы композитор С.Сәйдәшев тормышындагы бер мәхәббәт тарихына багышланган.

Гомеренең соңгы елларында язылган «Хәтердәге төеннәр» (1983), «Соңгы китап» (1986), «Кояш баер алдыннан» (1996) әсәрләрендә автор үзенә генә хас булган җентеклелек белән гомеренә һәм иҗатына нәтиҗә ясый, үтеп барган гасырның сәяси, иҗтимагый һәм әдәби вакыйгаларын анализлый, аларга үзенең бәясен бирә, татар халкының, бөтен илнең тарихы һәм киләчәге турында уйлана. Моны язучының киләчәк буын укучыларына мөрәҗәгате, алар белән әңгәмәсе дип тә, шул ук вакытта өлкән буын җибәргән хаталарны кабатламасыннар өчен кисәтүе дип тә кабул итәргә мөмкин.

Еники тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли. Н.В.Гоголь, А.Н.Островский, М.С.Бубеннов, О.Гончар, К.Г.Паустовский, Э.Г.Казакевич, Ч.Айтматов әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Бүләкләре

Ә.Еники – ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1984).

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Әсәрләр: 5 томда. Казан, 2000–2004.

Юлчы. Казан, 1979.

Глядя на горы. М., 1974.

Страницы прошлого. Казан, 1998.

Әдәбият

Сверигин Р., Хатипов Ф. Рәшәле дөнья // Мирас. 1999. № 3–4.

Мустафин Р. Целебное озеро // Образ времени. Казань, 1981.

Халит Г. С любовью к человеку // Портреты и проблемы. Казань, 1985.

Автор –Р.Х.Сверигин