Биографиясе

1820 елның 9 июне, Санкт-Петербург – 1860 елның 6 мае, шунда ук.

Академик Э.Х.Ленц шәкерте. Петербург университетын математика фәннәре кандидаты дәрәҗәсендә тәмамлый (1840 ел). Петербург Фәннәр Академиясенең Ак диңгезгә һәм Төньяк Боз океанына экспедициясендә магнетик һәм географик үлчәүләр алу максатында катнаша (1841 ел).

1846 елда Казан университетының физика һәм физик география кафедрасы буенча адъюнкт итеп билгеләнә, профессор (1854 елдан).

1855 елдан Константин исемендәге межалау институтында (Мәскәү). 1857 елдан Санкт-Петербургның хәрби уку йортларында укыта.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре суларның, эремәләрнең электр үткәрүчәнлегенә, электрохимиягә карый. 1853 елның 30 мартында, рус инженеры П.Н.Яблочковның 1876 елда электр шәме ачуыннан күпкә алданрак, А.С.Савельев Казан университеты ишегалдын гальваник яктырту буенча тәҗрибә үткәрә.

А.С.Савельевның «Сыеклыкларның гальваник үткәрүчәнлеге турында» дип аталган докторлык диссертациясе 1853 елда Петербург Фәннәр академиясенең Демидов бүләгенә лаек була.

Хезмәтләре

О явлении поляризации в гальванической цепи. СПб., 1845.

Физический кабинет Казанского университета // Журн. М-ва нар. просвещения. 1849. № 64.

Автор – Р.Г.Усманов