- РУС
- ТАТ
Оренбург сәүдәгәре
Гомер еллары: ? — 1756–1757 елдан соң.
Һиндстанга барган кәрванда катнаша. 1751 елда 5 кешедән (Н.Сәфәров, И.Бикмөхәммәтов) торган сәүдә кәрваны составында Оренбургтан Бохарага юл тота. Россия хакимиятләре дипломатик максат белән Һиндстанга барырга күрсәтмә биргәннән соң, Ягъфәров һәм аның юлдашлары сәфәрләрен Әфганстан, Иран, Гыйрак җирләре аша дәвам иттерәләр.
1756–1757 елларда Ягъфәров һәм Бикмөхәммәтов Дәһли шәһәренә барып җитәләр, кире кайтканда, Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә кереп чыгалар.
Ягъфәров Димәшкъ шәһәрендә авырудан вафат була.
Усманов М.А. Записки Исмаила Бекмухамедова о его путешествии в Индию // Ближний и Средний Восток. М., 1967.
Автор — И.Р.Вәлиуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.