Биографиясе

1948 елның 30 июлендә Татарстанның Мамадыш районы Үсәли авылында туган.

1979 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (2001).

Н.Нәкъкаш Россия ислам университеты (2000 елдан башлап) студентларын хаттатлык осталыгына өйрәтә. Аның шәкертләре арасында рәссамнар В.Попов, А.Хәлиуллина, Г.Вәлиева һәм башкалар бар.

Нәкъкаш Н. Аллаһ көймәсе. ХХ гасыр

Пыяла, лак, буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

1980 еллар ахырыннан татар хаттатчылыгы сәнгате яңарышына күп көч куя; график рәвештә һәм пыялада, кайвакыт көзгедә нәкышь белән башкарылган шәмаилләр, мәдәният, сәнгать, сәясәт эшлеклеләренә багышланган тугралар һәм шәҗәрәләр авторы; китап бизәүче.

Хаттатчылык сәнгатенә Б.И.Урманчедан өйрәнә. Нигездә, гарәп язуы үрнәкләре белән эш итә.

Н.Нәкъкаш шәмаилләрендә Коръәннән текстлар, Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисләре, нәсыйхәт бирүче фәлсәфи әйтемнәр, әдәби әсәрләрдән өзекләр, шигъри юллар, мәкальләр һәм башкалар китерелә («Туган тел», 1988; «Нух пәйгамбәр көймәсе», 1991; «Галим бул», 1992; «Җәннәт аналарның аяк астында», 1993; «Фатыйха сүрәсе аятьләре», 2002; «Савыгу турында хәдис», 2003 һәм башкалар); аның гарәп графикасында, кайвакыт кириллицада татар телендә язылган шәмаилләре, нигездә, китап, журнал, календарьлар һәм башка вакытлы матбугат басмалары өчен әзерләнә.

Күп кенә шәмаилләр татар халкының тарихына һәм аның истәлекле даталарына, әдәбиятның олы шәхесләренә (Кол Гали, Мөхәммәдъяр, Ш.Мәрҗани, Г.Тукай, М.Җәлил һәм башкалар) багышлана; алар төсләрнең чикләнгәнлеге һәм капма-каршылыгы, катгыйлыгы һәм композициянең симметриялелеге белән аерылып тора, аерым бер әйбер сурәте (архитектура корылмасы, сюжет күренеше), декоратив бизәкләр белән баетыла.

Н.Нәкъкаш шәмаилләренең күпчелегендә образлы гармония мәһабәтлелеге һәм тантаналылыгы эчтәлекнең һәм теманың рухын ачып бирә («Сөембикә манарасына ай кую», 1990; «Әҗем мәчете сурәтләнгән шәмаил», 1991; «Болгарда ислам кабул итү», 1991; «1552 не хәтерләү көне», 1992; «Татарлар», 1996 һәм башкалар).

Н.Нәкъкаш пыялада майлы буяу, лак, алтын һәм көмеш фольга белән традицион шәмаилләр башкару өлкәсендә дә актив эшли: «Аллаһ – иң яхшы саклаучы» (1998–2004 вариантлары), «Аллаһ көрсие» (1994–2004 вариантлары) һәм башкалар.

1983 елдан 60 ка якын китапның бизәүчесе һәм рәссамы (башлыча, тышлыкларының). Алар арасында «Татар фольклоры поэтикасы» (1991), «Алтын Урда тарихыннан» (1993), «Татар календаре» (1994–1996), «Татар мөселман календаре» (1996–2003), «Татар теле әлифбасы» (Мәскәү, 1996) һәм башкалар бар.

Урта гасырлар татар прозасын тикшерүче, текстолог; 1994 елда Казанда басылган «Фазаилеш-шәһур» (Җ.Бикташи) һәм «Мәҗмугыл хикәят» кебек кулъязма әсәрләрнең төзүчесе һәм рәссам-бизәүчесе.

Татар әдәбиятын һәм сынлы сәнгатен өйрәнүдәге актуаль проблемаларга багышланган мәкаләләр авторы.

Нәкъкаш Н. Шәмаил. ХХ гасыр

Пыяла, буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Халыкара «Изге Коръән» (Тәһран, 2001); төбәкара бөтентатар «Татарт» (Санкт-Петербург – Казан, 1991) күргәзмәләрендә; «Хаттатчылык сәнгате: үткәне һәм хәзергесе» күргәзмәсендә (Казан, 1996), халык сәнгати промыселлары һәм гамәли-бизәлеш сәнгате күргәзмә-конкурсларында (Казан, 2002, 2003, 2004; 2004 елда 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә) һәм башкаларда катнаша.

Шәхси күргәзмәләре 1993, 1998, 1999, 2000, 2001 елда (Казан) һәм башка елларда уза.

Нәкъкаш Н. Аллаһ куәте. 2004

Пыяла, буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре Дәүләт Эрмитажында, Россия халыкларының этнография музеенда (Санкт-Петербург), ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда, «Казан» Милли мәдәният үзәгенең милли мәдәният музеенда, Әлмәт, Чаллы картиналар галереяларында, чит илләрдәге шәхси тупланмаларда (Голландия, АКШ, Австралия) саклана.

Хезмәтләре

Мәҗмүгыл-хикәйәт (XVIII йөз) // Урта гасыр татар әдәбияты тарихыннан. Казан, 1981.

Татар әдәбиятында Болан патша сюжеты // Язучы биографиясенә яңа чыганаклар. Казан, 1989.

Борынгыдан килгән сәнгать // Идел. 1991. № 7.

Хаттат кызлар // Сөембикә. 1999. № 7.

Обновление традиций // Татарстан. 1995. № 11–12.

Әдәбият

Вәлиева Д. Гүзәллек вә нәфислек үрнәге // Мирас. 1993. № 12.

Мулланурова Р. Хикмәтле шәмаил остасы // Сөембикә. 1998. № 10.

Сафин М. Неповторимый мир Наджипа Наккаша // Аргамак. 1998. № 4.

Султанова Р. Ностальгия по утраченному // Дизайн и новая архитектура. 2002. № 9.

Хаттату машхур // Гулистан Коран. Тегеран. 2001. № 100.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова