Биографиясе

1911 елның 3 ноябре, Сембер губернасы Зур Ключище авылы —1993 елның 26 марты, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1936), Казан аэропорты метеобюросы башлыгы.

1937 елдан Казан университетында, метеорология һәм климатология кафедрасы мөдире (1952–1978), география факультеы деканы (1972–1978).

Хезмәтләре метеорология һәм климатологиягә карый. Җил режимы, табигый күренешләрнең экстремаль чагылышлары (атмосфера һәм туфрак корылыклары) мәсьәләләре белән шөгыльләнә, аларның Татарстан территориясендәге физик табигатен аңлата. Идел буе сусаклагычларының яр буе районнарының климатына һәм гидрометеорология режимына тәэсирен өйрәнү буенча берничә экспедиция оештыра (1950–1960 еллар).

Колобов — глобаль һәм зур масштаблы циркуляция күренешләре, башлыча, циклон эшчәнлеге буенча хезмәтләр авторы.

Бөек Ватан сугышында катнаша. Метеобюро башлыгы буларак, 4 нче һава армиясен катлаулы һава шартларында метеофаразлар белән тәэмин итүдә катнаша.

Октябрь Революциясе, өч 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Ветровой режим Татарии // Уч. зап. Казан. университета. 1956. Т. 116, кн. 3;

Вопросы климата Среднего Поволжья: Автореф. дис. ... Пермь, 1966. Климат Среднего Поволжья. К., 1968;

Засухи на территории Татарской АССР. К., 1980 (автордаш);

Флуктуации циклонических процессов в Северном полушарии Земли. К., 1984 (автордаш).

Әдәбият

Верещагин М.А. Николай Васильевич Колобов. 1911–1993. К., 2001;

Переведенцев Ю.П. Метеорология в Казанском университете: становление, развитие, основные достижения. К., 2001.

Автор — М.А.Верещагин