Биографиясе

1911 елның 28 декабре (1912 елның 10 гыйнвары), Мордва Республикасы, Ковылкино районы Иске Аллагол авылы – 1979 елның 7 феврале, Казан.

М.Горький исемендәге Әдәбият институтын (1940, Мәскәү) тәмамлый.

1937 елда «Совет әдәбияты» журналында «Маһинур» исемле беренче хикәясе, 1940 елда аерым китап булып балалар өчен «Киләчәк безнеке» пьесасы, 1941 елда «Бәхет кояшы» исемле хикәяләр җыентыгы басылып чыга.

1941 елның августыннан Г.Әпсәләмов фронтта: миномет расчеты командиры, разведчик, хәрби хәбәрче булып хезмәт итә.

1962–1966 елларда СССР Югары Советы депутаты.

И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Габдрахман Әпсәләмов. 2020

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Иҗаты

Бөек Ватан сугышы геройлары турында хикәяләр һәм очерклар сериясен бастыра: «Мәңгелек дан» (1942), «Кыска дулкында» (1943), «Үлемнән көчлерәк» (1943), «Зәңгәр иртә» (1943) һәм башкалар.

Г.Әпсәләмовнең таланты сугыштан соңгы иҗатында аеруча киң ачыла. Мавыктыргыч сюжетлы, совет минерларының дошман тылындагы көрәшен сурәтләгән «Ак төннәр» (1947; рус теленә тәрҗемәсе «Белые ночи», 1949) повесте, героик романтика, югары патриотик рух белән сугарылган «Алтын Йолдыз» (1949; рус теленә тәрҗемәсе «Орлята», 1952), «Газинур» (1951; рус теленә тәрҗемәсе 1954) романнарын иҗат итә.

Сугыш темасы «Мәңгелек кеше» (1960; рус теленә тәрҗемәсе «Вечный человек», 1964), «Агыла болыт» (1980) романнарында да дәвам ителә.

Бер эшче гаиләнең буыннар тарихын сурәтләгән «Сүнмәс утлар» (1958; рус теленә тәрҗемәсе «Огонь неугасимый», 1959; ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, 1959), медицина хезмәткәрләре, галимнәре тормышыннан «Ак чәчәкләр» (1965; рус теленә тәрҗемәсе «Белые цветы», 1968), укытучыларга багышланган «Яшел яр» (1968; рус теленә тәрҗемәсе «Зелёный берег», 1975), В.И.Ленинның Казан чоры революцион эшчәнлегенә багышланган «Күк күкрәр» (1975) романнары, студентлар арасындагы дуслыкны яктырткан «Миңа унтугыз яшь иде» (1972), иҗат кешеләренең уй-кичерешләрен бәян иткән «Идел хикәяте» (1968) повестьлары әдип иҗатының күпкырлы һәм үзенчәлекле булуын күрсәтә.

Г.Әпсәләмов шулай ук В.В.Короленко, А.П.Гайдар, Э.К.Казакевич, Н.С.Лесков, А.А.Фадеев, Д.Н.Мамин-Сибиряк, М.М.Пришвин әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Г.Әпсәләмов әсәрләренең күпчелеге рус телендә һәм башка телләрдә дөнья күрә.

«Ак чәчәкләр» романы 2015 елда экранлаштырыла.

Бүләкләре

Г.Әпсәләмов – ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1959).

Ленин, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

2008 елдан «Ел табибы – Ак чәчәкләр» республика конкурсы һәм «Ак чәчәкләр» Халыкара яшьләр фәнни форумы үткәрелә. Казанда «Ак чәчәкләр» бульварына нигез салына.

Әсәрләре

Сайланма әсәрләр: 6 томда. Казан, 1968–1972.

Әдәбият

Гыйниятуллина А.К. Совет Татарстаны язучылары: биобиблиографик белешмә. Казан, 1970.

Мухамедова Г.С. Абдурахман Абсалямов. Казань, 1971.

Мустафин Р. Литературные портреты. Казань, 1986.

Автор – Р.Г.Сверигин