Тарихы

XVI йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Иске Чишмә исеме белән дә билгеле. Башта татар морзалары Яушевлар биләмәсенә керә, 1733 елда генерал-майор К.М.Тәфкилев  үзенә ала.

1861 елга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә, Тәфкилевләр нәселе милке була.

1740–1760 елларда крепостной крәстияннәрнең алпавыт Тәфкилевләргә каршы кузгалышы була. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук курыс әзерләү, агач ташу кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет һәм мәктәп була.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 200 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан,  1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Сарсак-Умга волостенда. 1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән – Әгерҗе, 1924 елдан – Алабуга кантонында.

1927 елның 14 февраленнән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Тирсә авыл җирлеге составына керә.

Мәдәният

Авыл зиратында 1677 елгы кабер ташы сакланган.

Халык саны

1859 елда – 120,
1887 елда – 190,
1905 елда – 239,
1920 елда – 389 (Дерново авылы белән бергә),
1926 елда – 334,
1938 елда – 330,
1958 елда – 127,
1970 елда – 87,
1989 елда – 29,
2002 елда – 31,
2010 елда – 38,
2015 елда – 33 кеше (татарлар).