Оештыручылары: Татарстан Республикасы Инвалидларының иҗтимагый-социаль оешмалары ассоциациясе, РФ Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге, Республика адреслы социаль яклау фонды, Татарстан Республикасының Социаль тәэминат министрлыгы органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1993 елдан Казанда – рус телендә, 1998 елдән «Өмет» исемендә татар телендә дә нәшер ителә.

Мөхәррире – Г.И.Нуруллина.

Юнәлеше

Газетада халыкны социаль яклау турындагы законнар, норматив актлар һәм аларга аңлатмалар басыла, инвалидлар, пенсионерлар, сугыш һәм хезмәт ветераннарының проблемалары яктыртыла.

«Выбор» редакциясе аларга ярдәм итү йөзеннән хәйрия акцияләрен оештыруда актив катнаша.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.