1932 елның мартында укыту-җитештерү элемтә комбинаты нигезендә курслар буларак ачыла, шул ук елның октябреннән – Казан элемтә электротехникумы, 2015 елдан – хәзерге исемдә.

Компьютер системалары һәм комплекслары; компьютер челтәрләре; компьютер системаларында программалаштыру; челтәр һәм системалы идарә итү; мәгълүмати системалар һәм программалаштыру; автоматлаштырылган системаларның мәгълүмати куркынычсызлыгы; автоматлаштырылган системаларның мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү; күчмә объектлар белән элемтә чаралары; күп каналлы телекоммуникация системалары; радиоэлемтә, радиотапшырулар һәм телевидение; элемтә һәм коммутация системалары; почта элемтәсе белгечлекләренә укыту алып барыла.

2019/2020 уку елында 1620 укучы, 92 укытучы исәпләнә.