Тарихы

XIX йөз уртасына кадәр нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Караил буларак телгә алына алына.

1861 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 249,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Вятка губернасының Малмыж өязе Сәрдебаш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Зур Сәрдек авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда поселокта “Динамо” колхозы (үзәк утары Чишмәбаш авылында) оештырыла, 1958 елдан – “Коммунизмга” колхозы (Зур Сәрдек авылы), 1994 елдан – “Игенче” крәстиян хуҗалыклары берләшмәсе (2002 елдан – “Игенче” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2007елдан – “Бор” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2014 елдан – “Исток Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2016 елдан – “Игенче Плюс” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан “Восток Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Поселокта мәчет (2014 елдан), хоккей мәйданчыгы (2010 елдан) һәм төзекләндерелгән (2012 елда) чишмә бар.

Күренекле кешеләре

И.Н.Гыйбадуллин (1967 елда туган) – милли көрәш буенча спорт остасы, ТР чемпионы.

Халык саны

1873 елда – 43,
1884 елда – 75,
1920 елда – 107,
1926 елда – 117,
1938 елда – 123,
1949 елда – 99,
1958 елда – 37,
1970 елда – 80,
1979 елда – 102,
1989 елда – 126,
2002 елда – 96,
2010 елда – 82,
2017 елда – 80 кеше (татарлар).