- РУС
- ТАТ
1906 елның 27 октябре, Санкт-Петербург — 1986 елның 30 октябре, Ленинград.
Ленинград Шәрекъ институтын тәмамлый (1930).
1937–1981 елларда Ленинград университетында, төрки филология кафедрасы мөдире (1949–1972), профессор (1950). Бер үк вакытта, 1938 елдан СССР ФАнең Көнчыгышны өйрәнү институтының Ленинград бүлегендә, 1961–1963 елларда аның директоры.
«Хәзерге төрек әдәби теле грамматикасы» («Грамматика современного турецкого литературного языка», М.–Л., 1956), «Хәзерге үзбәк әдәби теле грамматикасы» («Грамматика современного узбекского литературного языка», М.–Л., 1960), «Ватандаш тюркологларның биобиблиографик сүзлеге: Октябрьгә кадәрге чор» («Биобиблиографический словарь отечественных тюркологов: Дооктябрьский период», М., 1974) хезмәтләре авторы.
Төрки телләрнең хәзерге һәм тарихи грамматикасына, текстология һәм лексикологиясенә, Шәрекъне һәм төрки халыклар телләрен, мәдәниятләрен өйрәнүче фәннәр тарихына караган хезмәтләрендә Кононов төрки телләрнең агглютинатив төзелешле табигатенә, хәзерге төрки телләр грамматик төзелешенең күп кенә үзенчәлекләрен аңлауга ачкыч булып торучы төрки-рун язма истәлекләре теленең грамматик төзелешенә, әлеге тел тарихы буенча гына түгел, ә гомумтөрки мәдәният тарихы буенча да мәгълүматлар чыганагы булган борынгы язмаларга карата үз карашларын бәян итә; синтаксик бәйләнештә кайбер мөстәкыйль һәм ярым мөстәкыйль элементларның үзгәрүләре һәм теркәгечсез ияртүле бәйләнешләре ролен нигезли.
СССР һәм Россиядә төрки телләрне өйрәнү тарихына караган хезмәтләре бар. Кононов Советлар Союзының төрки телле республикалары өчен фәнни кадрлар әзерләү һәм тәрбияләү эшендә аларга зур ярдәм күрсәтә, аерым алганда, СССР ФАнең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты һәм Казан университеты галим-тюркологлары (төрки телләр галимнәре) белән тыгыз элемтәдә тора.
Төрек лингвистикасы җәмгыяте (1957 елдан), Венгрия ориенталистлары фәнни җәмгыяте (1970 елдан), Венгрия ФА (1973 елдан), Польша шәркыятьче галимнәр җәмгыяте (1974 елдан) һ.б. әгъзасы була.
Ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Халыклар дуслыгы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Хезмәтләре
Тюркская филология в СССР. 1917–1967. М., 1968;
История изучения тюркских языков в России. Дооктябрьский период. Л., 1972;
Из истории татарского языка: татарская грамматика Иосифа Гиганова // Выдающийся просветитель-демократ Каюм Насыри. К., 1976;
Очерк истории изучения турецкого языка. Л., 1976.
Векилов А.П., Иванов С.Н. К 60-летию А.Н.Кононова // Изв. АН СССР. Сер. лит-ры и языка. 1966. Т. 25;
Андрей Николаевич Кононов. Материалы к биобиблиографии учёных СССР. М., 1980. Вып. 13;
Тенишев Э.Р. Академик Андрей Николаевич Кононов (к 75-летию со дня рождения) // Изв. АН СССР. Серия лит-ры и языка. 1981. Т. 6;
Turcologica. 1986: К 80-летию академика А.Н.Кононова. Л., 1986.
Автор – В.Х.Хаков
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.