Биографиясе

1907 елның 6 гыйнвары, хәзерге Башкортстан Республикасы, Мәләвез районы Җиргән авылы – 1980 елның 1 июне, Казан.

М.Горький исемендәге Әдәбият институтында укый (1939–1941, Мәскәү).

1928–1929 елларда «Кызыл яшьләр» газетасында һәм «Авыл яшьләре» журналында җаваплы сәркәтип. 1931–1932 елларда ТатЛОКАФ идарәсе сәркәтибе, 1933–1935 елларда – «Чаян» журналы сәркәтибе. 1936–1937 еллрада Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият бүлеге мөхәррире.

1937–1939 елларда нахакка гаепләнә.

1941–1944 елларда ТАССР Халык комиссарлары советы каршындагы Татарстан радиокомитетында әдәби тапшырулар мөхәррире. 1943 елда – «Ватан өчен» фронт газетасында әдәби хезмәткәр һәм хәрби хәбәрче.

М.Әмир иҗтимагый-сәяси тормышта актив катнаша. 1937, 1961–1968 елларда ТАССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе, 1963–1971 елларда РСФСР Югары Советы депутаты, 1963–1967 елларда РСФСР Югары Советы Президиумы рәисе урынбасары, 1967–1971 елларда РСФСР Югары Советы рәисе урынбасары.

Иҗаты

1926 елда авыл яшьләренең язмышы турындагы «Дуслар һәм дошманнар» исемле беренче хикәясе «Авыл яшьләре» журналында басыла.

Авылдагы социаль каршылыклар тасвирланган «Безнең авыл кешесе» (1933) повесте һәм күмәкләштерү алдыннан яшьләрнең авылда рухи яңарыш өчен көрәше турындагы «Агыйдел» лирик-романтик повесте (1936; рус теленә тәрҗемәсе «Агидель», Мәскәү, 1948) М.Әмир иҗатында яңа этапның башлангычын билгели.

1940 елларда М.Әмир Бөек Ватан сугышы вакытында совет кешеләренең батырлыгын сурәтләгән очерклар һәм хикәяләр, «Исеңдәме?..» (1942) җыентыгын, «Партизан Иван» (1942) пьесасын бастыра. «Миңлекамал» (1944; шул ук елда куела) һәм «Тормыш җыры» (1946; 1947 елда куела) драмаларында кырыс елларның авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән һәм барлык кыенлыкларны җиңеп чыккан татар хатын-кызларының реалистик образларын тудыра.

«Җыр дәвам итә» (1947; 1948 елда куела), «Наилә» (1947; шул ук елда куела) пьесалары сугыштан соңгы авыл проблемаларына багышлана. «Гөлшаян» комедиясендә (1958; шул ук елда куела) үз мәхәббәте өчен көрәшүче хатын-кыз образы бирелә.

Бөек Ватан сугышы елларында Казан галимнәре тормышын сурәтләгән «Профессор Саматов» пьесасы (1949), гаилә һәм мәктәп арасындагы мөнәсәбәтләрне чагылдырган «Минем хатын» комедиясе (1955; шул ук елда куела), гражданнар сугышы елларында авылдагы кискен каршылыклар турындагы «Хөррият» героик драмасы (1960, шул ук елда куела) белән М.Әмир татар сәхнә әдәбияты үсешенә сизелерлек өлеш кертә. Аның пьесалары Татар һәм Башкорт академия театрлары сәхнәләрендә уңыш белән бара.

М.Әмирнең күпсанлы хикәяләре – «Кысыр хәсрәт» (1954) җыентыгы, шулай ук «Пар күгәрчен» (1929), «Хикмәтуллинның маневрда күргәннәре» (1931), «Балыкчы ялганнары» (1971; рус теленә тәрҗемәсе «Рыбацкие байки», 1973) повестьлары, фельетоннары юмор белән сугарылган.

Җиңел, йөгерек телдә язылган кечкенә хикәяләре («Батыр» җыентыгы, 1968 һәм башкалар) М.Әмирне талантлы балалар язучысы итеп таныта.

Әмирнең сугыштан соңгы еллардагы иҗат казанышлары «Ялантау кешеләре» (1954), аның дәвамы булган «Саф күңел» (1959) романнарында чагыла. Соңыннан «Саф күңел» (1964) исеме белән басылып чыккан бу дилогия сугыш чоры чынбарлыгының киң панорамасын күз алдына китереп бастыра, совет кешеләренә хас ихтыярлылык, фронтта да, тылда да фидакарьлек күрсәтү калку итеп тасвирлана.

«Җан көеге» (1969) повестенда М.Әмир дезертирның рухи ярлылыгын, мөртәтлеген, куркаклыгын фаш итә.

«Үзебез турында» (1971) дип аталган китабында М.Әмирнең әдәбият, сәнгать турындагы мәкаләләре, сайланма чыгышлары, иҗат портретлары, пародияләре тупланган.

М.Әмирнең «Без бәләкәй чакларда» (1979), «Үсә төшкәч» (1981) дип исемләнгән автобиографик повестьлары әдип тормышының 1914–1929 еллар арасын колачлый. Трилогиянең дәвамы булган «Кичә турында бүген» әсәре 2002 елда гына басылып чыга.

М.Әмир шулай ук И.С.Тургенев, В.Г.Короленко, А.Е.Корнейчук, Б.Л.Горбатов, Г.Гулиа әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Бүләкләре

М.Әмир – ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1974; «Агыйдел» повесте буенча эшләнгән шул исемдәге пьеса өчен).

Ленин, ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Сайланма әсәрләр: 3 томда. Казан, 1966–1967.

Әсәрләр: 3 томда. Казан, 1987–1988.

Грехи моей молодости. М., 1968.

Курай. М., 1978.

Әдәбият

Хатипов Ф. Мирсәй Әмир. Казан, 1964.

Мусин Ф. Мирсәй Әмир // Чор белән аваздаш. Казан, 1983.

Миңнуллин Ф. Талантлар юлы // Балта явызлар кулында. Казан, 1994.

Бикмухаметов Р. Чистая душа // Литературная Россия. 1967. 6 янв.

Горбунова Е. Перед лицом новой действительности. М., 1974.

Мустафин Р. Образ времени. Казань, 1981.

Автор – Р.Х.Сверигин