Тарихы

Авылга XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Ключи, Ключищи исемнәре белән дә мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элекке ясаклылар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау, балта эше таралган була.

Авыл ике: халкы Самара шәһәрен агач белән тәэмин итүче “Самара” һәм “Крутогорка” өлешләренә бүленгән. Ивановский авылындагы Иоанн-Богословский чиркәве приходына карый. 1882 елда приход авылга күчерелә. 1832 елда биредә җирле халык акчасына Владимир Мәрьям Ана иконасы янкормасы белән таштан Иоанн Богослов чиркәве салына (1930 елларда ябыла, икмәк пешерү йорты, склад, кибет буларак файдаланыла, 1992 елда дин тотучыларга кайтарыла, 2000 елдан Раифа Богородица монастыре мосафирханәсе, 2005 елда реставрацияләү эшләре тәмамлана; дини архитектура истәлеге).

1876 елда беренче земство мәктәбе, 1882 елда аның каршында олылар өчен якшәмбе-кабатлау сыйныфы, 1896 елда икенче земство мәктәбе ачыла (1903 елда аларда 104 ир бала һәм 24 кыз бала укый). 1879 елда ике агач бинада урнашкан 15 урынга исәпләнгән земство хастаханәсе хезмәт күрсәтә башлый (1918 елга кадәр беренче мөдире − В.Г.Чистяков).

XX йөз башында авылда кредит бирү ширкәте, Аеклар җәмгыяте (1898 елдан), 5 җил тегермәне, 2 тимерчелек, казна шәраб, 3 сыра һәм 15 вак-төякләр кибете эшли; чәршәмбе саен базар үткәрелә. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 4466,1 дисәтинә тәшкил итә.

1914 елда агач эшкәртү артеле оештырыла.

Авыл халкы 1918 елның июнендә булып узган вакыйгаларда актив катнаша, ул вакытта Раифа монастыренда погром оештырган Казан губернасы гадәттән тыш комиссиясе хезмәткәрләре һәм кызылармиячеләр якын-тирә авыл крәстияннәре тарафыннан үтерелә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Кукмара волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан – Юдино, 1957 елның 16 июленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Большие Ключи авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Оборона страны” колхозы оештырыла, 1936 елда аның составыннан ”Верный путь” колхозы бүленеп чыга. 1957 елдан авылда “Ключи” кошчылык совхозының үзәк утары урнаша (1996−2008 елларда дәүләт унитар предприятиесе). Төрле елларда аның составына Берновые Кавали, Бишнә, Олы Карагуҗа, Олы Җәке, Олы Күлбаш, Гремячий Ключ, Ивановский, Каратмән, Кызыл Кармыш,, Маёвка, Малые Ключи, Кече Карагуҗа, Никольский, Рус-Мари Кавалы, Светлое Озеро, Синтәк, Соловьёвка, Үтәнгеш, Чирүчи торак пунктлары керә.

2010 елдан күркә үстерүче “Залесный” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшли (проект күләме 100 мең башка кадәр һәм елына 3 мең тонна ит).

Мәгариф һәм мәдәният

Совет властенең беренче елларында авылда башлангыч мәктәп эшли, 1933 елда − җидееллык (шушы ук елда Себергә сөрелгән крәстиян йортларыннан мәктәп бинасы һәм укытучылар өчен ике катлы йорт төзелә), 1941−1942 елларда һәм 1955 елдан – урта, 1961 елдан – тулы булмаган урта, 1981 елдан урта мәктәпкә үзгәртелә (типовой проект буенча яңа бина төзелә).

Шулай ук “Рябинка” балалар бакчасы (1933 елдан, 1991 елдан яңа бинада), мәдәният йорты һәм китапханә (1936 елдан, бинасы 1977 елда төзелә), дәвалау амбулаториясе (1932 елдан, 1996 елда 12 урынлы көндезге стационар белән яңа бина төзелә), Республика наркология диспансерының реаблитация үзәге, ветеринария пункты, мәчет (2008 елдан) эшли.

Төзекләндерелгән “Неупиваемая чаша” чишмәсе бар.

Күренекле кешеләре

А.И.Журин (1917−2016) – педагог, төбәкне өйрәнүче, Бөек Ватан сугышында катнаша, Кызыл Йолдыз, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры;

С.А.Когогин ( 1957 елда туган) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, ТРның атказанган машина төзүчесе, Зеленодольск машина төзү заводы директоры (1990 елдан), Яшел Үзән районы һәм Зеленодольск шәһәре хакимияте башлыгы (1994 елдан), ТР премьер-министры урынбасары – ТР икътисад һәм сәнәгать министры (1999 елдан), “КАМАЗ” гамави акционерлык җәмгыяте генераль директоры (2002 елдан);

П.В.Кормунин (1919−2002) – театр һәм кино актеры, Белоруссия ССРның халык артисты;

А.К.Розенцвайг (1947 елда туган) – механика өлкәсе белгече, техник фәннәр докторы, профессор.

1870 елларда авылда бала вакытта эти-әниләре белән Ф.И.Шаляпин яши.

Халык саны

1782 елда — 223 ир заты;
1859 елда — 1462,
1897 елда — 2470,
1908 елда — 2885,
1920 елда — 2149,
1926 елда — 1310,
1938 елда — 1473,
1949 елда — 1152,
1970 елда — 1788,
1979 елда — 1693,
1989 елда — 1548,
2002 елда — 1716,
2010 елда — 1727,
2017 елда — 1717 кеше (руслар — 50%, татарлар — 46%).