- РУС
- ТАТ
XI йөз ахыры — XII йөз башына нисбәтле болгар зәркән эшләнмәләре хәзинәсе
1987 елда Кожаевка комплексы территориясендәге Кожаевка IV авыллыгындагы торак урыннарының берсендә сай чокырда табыла. Көмеш чыбыклардан үрелгән зур муенсадан, 6 көмеш йөзектән һәм муенса боҗрасы уртасындагы 2 алтын чигә асылмасыннан тора. Муенса 6 чыбыкны бергә үрү ысулы белән эшләнгән, чыбыкларның очларына каптырма ыргаклар куелган, тарая баручы түгәрәк стерженьгә ябыштырылган.
Йөзекләр чүкү ысулы белән ясалган. Кашларының өслеге каралту фонында кырлап бизәкләнгән. Йөзекләрнең берсе зур, алты почмаклы, калын кырлы. Аның өслегендәге рәсем җуела язса да, почмакларга таба кырлап йөрәк рәвешендә ясалган бизәк шәйләнә. Бу — тупланмадагы озак вакыт дәвамында кулланылышта булган бердәнбер йөзек. Икенче йөзектә — туры сызыклар белән тулыландырылган шундый ук рәсем. Сызыклар кушылган урыннарда каралту ысулы белән уксыман фигуралар төшерелгән. Дүртпочмаклык рәвешендәге кашлы өченче йөзек авыш сызыклар белән бизәлгән. Уемланган алтыпочмаклык каралтылып каймаланган. Яссылык үзәгендә — вертикаль буенча бүленгән овал, өске һәм аскы өлешләрдә — симметрик сызыклар. Овалның уртасында уң һәм сул яклардан сигезлек рәвешендәге фигура хасил итүче 2 дуга сызылган. Дүртенче йөзектә алты почмаклы кашының периметры буенча S-рәвешле тамгалар төшерелгән, кашның уртасындагы дүртпочмаклы өслек уемланган һәм каралтылган, аңа дугасыман бизәк ясалган, бизәк каймаланган. Бишенче йөзектәге алты почмаклы каш каралтылган, аның үзәгенә уемлап күбәләк рәвешле бизәк төшерелгән, күбәләк «канатларының» уртасын овал сызыклар (һәр яктан 2 шәр) кисеп үтә. Йөзекнең дугасы һәм кашы тоташкан урыннарда 3 әр уксыман фигура ясалган. Алтынчы йөзек кашының өске һәм аскы якларына авыш тамгалар төшерелгән. Каралтылган кашка схематик рәвештә тормыш символы булган кош рәсеме уемланган. Аның сынлану рәвеше, койрык каурыйлары һәм аяклары останың үрдәк рәвешендәге — легендар кошны сурәтләвен күрсәтә.
Чигә асылмалары ачылган имән чикләвеге рәвешендәге өч «куык» киертелгән (алар арасында — үрелгән алтын чыбык чорналган стерженьнәр) зур боҗралардан гыйбарәт. «Куык»лар бөртекле тасмалар белән бизәлгән. Үзәктәге «куык»ларга, шундый ук «имән-чикләвекләр»ен асу өчен, эленмә чылбырлар белән тоташучы 3 әр кечкенә боҗра ябыштырылган. Мондый чигә асылмалары Идел буе Болгар дәүләте территориясендә табылган монголларга кадәрге чорга хас бизәнү әйберләре үрнәге булып исәпләнә.
Автор — М.М.Кавиев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.