20 гә якын төре билгеле, күбесенчә Евразиядә таралган.

Татарстан территориясендә 4 төре үсә. Тар яфраклы җикәнбаш (T. angustifolia) һәм киң яфраклы җикәнбаш (T. latifolia) барлык районнарда да очрый. Күк җикәнбаш (T. glauca), Лаксманн җикәнбаш (T. laxmannii) – сирәк төрләр. Агымсыз һәм акрын агучы сулык ярлары буенда, сазлыкларда үсә.

80-200 см биеклектәге үсемлек. Тамырчасы озын, шуышма. Сабагы юан, цилиндрсыман, буыннары юк, төбе суганчасыман юанаеп тора. Яфраклары киң яки тар кыяксыман, озын, сабак төбендә урнашкан. Чәчәкләре бер җенесле, чәчәк тирәлеге юк, сабак очында кара-көрән хәтфә цилиндрсыман куе чәчәк төркемендә – чәкәндә урнашканнар. Җимеше – чикләвекчек. Июнь-июльдә чәчәк ата. Җимешләре көзен өлгерә һәм җил, су белән тарала.

Яфракларыннан кәрзин үрәләр.

Крахмалга бай тамырчасы ондатра, җофар, саз кондызы өчен кыйммәтле азык; бактерицид, антисептик үзлекләргә ия, кан туктату чарасы буларак кулланыла.

Җикәнбаш суларны зарарлы кушылмалардан чистарта.

Киң яфраклы җикәнбаш