Эчтәлек

Кысалы кыйссаның башы борынгы Шәрекъ (Һинд­стан, Иран, Гарәбстан) фольклоры һәм язма әдәбиятларына барып тоташа. Жанр буларак, 1 нче меңъеллыкның 1 нче яртысында Һиндстанда барлыкка килгән булса кирәк; тәрҗемә, назыйрәләр аркылы Европа әдәбиятларына үтеп керә.

Хикәяләүдә теге яки бу дәрәҗәдәге дидактика белән сугарылган «кысалы композиция»нең Шәрекъ традициясе антик чордан килгән автор сүзенә, әңгәмәсенә, бәхәсенә иллюстратив хикәяләү өстәү белән берләшә. Андый композиция әсәргә кергән новеллаларның санын теләсә ничек үзгәртергә (мәсәлән, киметергә, яңаларын кертергә, искеләрен үзгәртергә) мөмкинлек бирә. Мондый күренеш бер үк ядкәрнең төрле-төрле версияләре тууга китерә, күп халыкларның фольклорында һәм язма әдәбиятларында кысалы кыйсса жанрының барлыкка килүенә сәбәп була.

Һинд телләреннән тәрҗемәләр, җирле һәм чит халыклар фольклор чыганакларыннан компиляцияләр ясау аркасында, кысалы кыйсса фарсы, гарәп, роман, славян һ.б. телләрдә киң тарала («Кәлилә вә Димнә», «Синдбад Дәрьяви», «Мең дә бер кичә», «Тутыйнамә»; Дж.Боккаччоның «Декамерон»ы, В.Ф.Одоевскийның «Рус төннәре» һ.б.).

Татар әдәбиятында кысалы кыйсса урта гасырлардан билгеле («Кәлилә вә Димнә», «Тутыйнамә», «Мең дә бер кичә» тәрҗемәләре).

Хәзерге татар әдәбиятында кысалы кыйсса жанрында З.Мәхмүди («Белмим»), М.Галиев («Нигез») иҗат итә.

Әдәбият  

Әдәбият белеме сүзлеге. К., 1990;

Шкловский В. Развёртывание сюжета. Л., 1921;

Гринцер П.А. Древнеиндийская проза (Обрамлённая повесть). М., 1963.