Тарихы

1678 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Түбән Аты, Оскина исемнәре белән дә искә алына. 1997 елның 16 апреленә кадәр рәсми исеме – Кече Аты.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре − игенчелек, терлекчелек, умартачылык.

XX йөз башында авылда чиркәү-приход мәктәбе, тимерчелек, икмәк саклау-сату һәм 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1080,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Сухарево волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1921 елдан − Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан Түбән Кама районында.

Хәзер – Каенлы авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Красный Зай» колхозы оештырыла. 1959 елдан берләшкән «Красный Зай» (үзәк утары – Байгол авылы) колхозында, 1970 елда совхозга (үзәк утары – Каенлы авылы) үзгәртелә, 1990 елда авыл «Тубинский» колхозында бүленеп чыга (үзәк утары – Тоба авылы).

1994–1998 елларда «Тоба» күмәк предприятиесе, 1999–2006 елларда “Тоба” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2018 елдан «Орсис-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, яшелчәчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Халык саны

1795 елда – 145,
1815 елда – 181,
1859 елда – 402,
1870 елда – 340,
1897 елда – 676,
1906 елда – 630,
1920 елда – 759,
1926 елда – 434,
1949 елда – 453,
1958 елда – 416,
1970 елда – 453,
1979 елда – 407,
1989 елда – 240,
2002 елда – 223,
2010 елда – 173,
2022 елда – 181 кеше (татарлар).