Казан губерна земствосы органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1918 елның 15 февраленнән 30 мартына кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә.

Нашире — Казан губерна земство идарәсе.

Мөхәррире — большевиклар тарафыннан тыелган «Крестьянская жизнь» газетасы башында торган В.Вегер («Трудовой путь» ул ябылганның икенче көнендә үк чыга башлый).

Актив авторлары арасында — В.Базаров, Н.Волжин, С.Иванова, В.Ильин, Л.Корнеев, П.Леонтьев, В.Мар, К.Остров, А.Хабачёв. Материалларның бер өлеше Непоседа, Новый, В.К-н, И.С. һәм башка псевдонимнар белән чыга.

Үзәк басмалардан Д.Бедный, М.Горький, Л.Мартов әсәрләре һәм чыгышлары күчереп басыла.

Юнәлеше

Газета эсерлар (Социалист-революционерлар партиясе) карашларын чагылдыра һәм аларның уң эсерларны эзәрлекләгән большевиклар белән ачыктан-ачык бәрелеше чорында чыга.

Большевикларның «Правда», «Известия ВЦИК», «Знамя революции» газеталарыннан өзекләр тәнкыйди шәрехләүләр белән басыла.

Казан һәм Мәскәү авторларының Февраль революциясенә бер ел тулуга багышланган мәкаләләре чыга, алар аның самодержавие-монархия строе җимерелүдә һәм илнең конституцион республика моделе буенча үсү мөмкинлеген булдыруда хәлиткеч роль уйнаучы демократик характерын ассызыклый.

Большевиклар тарафыннан Учредительләр җыенының куып таратылуы, демократик Россия төзүгә комачаулаучы вакыйга буларак, кискен хөкем ителә.

Газета Германия белән Брест солыхын төзү һәм ратификацияләү (1918 елның марты) турында яза, укучыларны килешү төзүне хуплаган РКП(б)ның 7 нче съезды һәм Советларның 4 нче Бөтенроссия съезды материаллары белән таныштыра, Брест солыхына каршы чыккан «сул коммунистлар» һәм сул эсерлар карашларын хуплый.

Газетада Казан земстволары эшчәнлеге даими яктыртыла. Казан губерна земство җыенының чираттагы 53 нче утырышлары материаллары тәфсилләп бәян ителә, Казан Советы башкарма комитетының аны куып тарату турындагы карарына каршы чыккан җыелыш әгъзалары чыгышлары бастырыла.

Редакция большевистик булмаган матбугатка каршы репрессияләргә тискәре мөнәсәбәттә тора (мәсәлән, «Хыпар» газетасын тыю белән бәйле хөкемне белдерә).

Казан большевикларының «Знамя революции» газетасы «Трудовой путь»ка даими рәвештә һөҗүм ясый һәм, провокацион басма буларак, аңа бойкот игълан итәргә чакыра. «Трудовой путь» Совет хөкүмәтенең җирле органнары тарафыннан ябыла.

Казан КОМУЧның Халык армиясе тарафыннан алынганнан соң кабат торгызылган губерна земствосы яңа «Народная жизнь» газетасын чыгара башлый.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2019. Т.6, Ч. 1;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Т.М.Насыйров