1919 елның 27–30 апрелендә Сызрань шәһәрендә (Самара губернасы) уза. Җитәкчеләре: Г.Баембәтов, С.Атнагулов. Конференция Көнчыгыш фронтта мөселман секцияләренең мәдәни-агарту һәм агитация-пропаганда эше алып баруы, Татар-Башкорт ССР төзү, татар-башкорт корпусын оештыру һ.б. турында резолюцияләр кабул итә. Конференциядә РКП(б)ның Көнчыгыш фронттагы татар-башкорт үзәк бюросы сайлана.

Автор – И.Г.Гыйззәтуллин