Биографиясе

1889 елның 30 августы, Казан – 1922 ел, шунда ук.

Сәүдәгәр Апанаевлар нәселеннән.

Казан музыка училищесендә (И.И.Руссо классы) белем ала. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлый һәм Казан университетында ике курс укый, студентлар хәрәкәтендә катнашканы өчен аннан куыла.

Демократик карашлы татар зыялылары вәкиле. Беренче татар концертларында катнаша. Аның репертуарында скрипка өчен дөнья халыклары һәм татар халык көйләре була. Солист буларак та чыгышлар ясый, инструменталь ансамбльләрдә скрипка, мандолина, гармуннарда уйный.

1907 елда Шәрык клубында инструменталь ансамбль оештыра. В.Апанаев шушы клубта һәм өй шартларында уйнау өчен пьесалар яза, шулар арасыннан иң әһәмиятлесе – Казан ханлыгы чорына караган «Сөембикә» пьесасы. Әдәби тәрҗемә белән шөгыльләнә.

Әдәбият

Монасыпов Ш. Развитие татарского профессионального скрипичного искусства устной традиции на рубеже XIX–XX веков // Страницы истории татарской музыкальной культуры. Казань, 1991.

Автор – Ш.Х.Монасыйпов