Соңгы карбон чорыннан билгеле.

Гәүдәләре сегментларга бүленмәгән, орчыксыман, җепсыман, кечкенә мичкәсыман, йомры (икенче исеме шуннан). Дөнья фаунасында 500 меңнән артык төре билгеле; вәкилләренең саны буенча бөҗәкләрдән соң 2 нче урынны алып тора. Дөньяның барлык өлешләрендә таралган, диңгезләрдә, төче сулыкларда, туфракта яшиләр.

Күп кенә нематодалар үсемлекләрдә (фитонематодлар), умырткасыз, умырткалы хайваннарда һәм кешедә паразит булып яшиләр.

Бик кечкенә, ирекле яшәүчеләр (мм ның өлешләреннән алып — 5 мм га, сирәк кенә 50 мм га кадәр); паразит формалары, гадәттә, кечкенә, әмма кайберләре 40–100 см (8,5 м га кадәр) озынлыкка җитә.

Нематодаларның гәүдәсе күпкатламлы кутикула (үзенчәлекле тышкы скелет ролен һәм саклагыч функцияне башкара) белән капланган, аның астында гиподерма урнашкан. Буй мускулатура орчык формасындагы озын мускул җепселләреннән хасил була. Аерым җенесле, җенси диморфизм күзәтелә (ата затлар аналарыннан кечерәк). Күкәй салучылар, сирәк кенә тереләй тудыручылар.

Күбесе арадаш хуҗаларыннан башка гына җитлегә. Ирекле яшәүче нематодалар микроорганизмнар, суүсемнәр, детрит белән туена, ерткычлары бар, үсемлек, гөмбә согы, азык яки хуҗасы тукымасы белән туена торган паразитлар аеруча күп.

Аерым төрләре кешедә һәм хайваннарда җитди авырулар тудырырга мөмкин. ТР территориясендә — бабасырлар, аскаридалар, чәчбашлар, трихинеллалар, токсокаралар, анпилостом, стронгилидалар, трихостронгилидалар семьялыгыннан кешедә паразитлык итүче нематодаларның 8 төре билгеле. Беренче 3 се энтеробиоз, аскаридоз, трихоцефалез кебек авырулар китереп чыгара.

Фитонематодалар (Татарстанда 7 төре теркәлгән) үсемлекләрне зарарлый: бәрәңге нематодалары (Heterodera rostochiensis), чөгендер нематодалары (H. schachtii), солы нематодалары (H. avenae) тамырларда паразитлык итә, аларның көчле тармаклануын һәм вак тамырларның черүен китереп чыгара; оры нематодалар (Meloidogyne spp) яшелчә культураларының тамырларында орылар хасил итә; Ditylenchus ыругыннан сабак нематодалары үсемлекләрнең сабагын, суганчасын, тамырчасын (суган, сарымсак, чөгендер, каен җиләге һәм башкалар) зарарлый, үсешнең начараюын һәм җир өсте органнарының деформациясен китереп чыгара.