Эчтәлек

Гельминтозлар күп таралган авырулардан санала.

Гельминтларның 250 дән артык төре тасвирланган. Алар өч типка бүленә: биогельминтлар, геогельминтлар, контактлы гельминтлар.

2000 елда Татарстан Республикасында гельминтоз авыруларының 96% контактлы гельминтозларга туры килә.

Республика территориясендә төп 11 гельминтоз теркәлгән: аскаридоз, трихоцефалёз, токсокароз (геогельминтозлар); энтеробиоз, гименолепидоз (контактлы гельминтозлар); дифиллоботриоз, описторхоз, тениаринхоз, тениоз, эхинококкоз, трихинеллёз (биогельминтозлар). 1958 елда Идел-Кама бассейнында описторхоз, 1995 елда псевдамфистомоз табыла.

Татарстан Республикасында гельминтозларны өйрәнүгә 1960 елдан Казан медицина университеты һәм Казан медицина академиясе галимнәре С.Г.Карпов, В.Х.Фазылов, Р.И.Хәмидуллин, Э.И.Хәйретдинов, Л.В.Усачёв хезмәтләре багышланган.

Әдәбият

Хамидуллин Р.И. Трематодозы в Татарстане // Медицинская паразитология и паразитарные болезни. 1991. № 2;

Хамидуллин Р.И. Описторхоз и псевдамфистомоз в Республике Татарстан // Казанский медицинский журнал. 1995. № 2;

Сергиев В.П., Малышев Н.А., Дрынов И.Д. Значение паразитарных болезней в патологии человека // Эпидемиология и инфекционные болезни в патологии человека. 1999. № 4.

Автор – С.Г.Карпов