Ана коңгызның озынлыгы 28-45 мм, ата коңгызныкы, өске казналарыннан башка, 30-55 мм, алар белән 75 мм га кадәр. Ата коңгызның өске казналары һәм канатлары аксыл-коңгырт, ана коңгызныкы кара төстә. Ана коңгыз агач куышына, черек агач төпләренә яки агач төбе янындагы туфракка эре (2,2 мм га кадәр), озынча йомырка сала, личинкалары черек үзагач белән туена. Личинкалары С сыман, коңгырт башлы, аяклары яхшы үскән, гәүдәсенең арка ягы шома һәм аның очында характерлы ике сөяле бар. Личинкалар 5 ел чамасы үсә, зур личинканың озынлыгы 13,5 см га җитә. Болан коңгыз урман зонасының көньягында һәм урманлы далада, нигездә имән урманнарында очрый. Июль һәм август айларында коңгызлар каты безелдәп имән агачы башлары тирәсендә очалар, еш кына агач согы агып торган урын өчен, шулай ук ана коңгызлар өчен үзара сугышалар.

Татарстан территориясендә болан коңгызын Идел-Кама саклаулыгының Саралан һәм Раифа бүлемтегендәге имәнлекләрдә, Тәтеш, Мамадыш һәм башка районнардагы киң яфраклы имән агачыннан сок аккан вакытта күрергә мөмкин.

ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).