Биографиясе

1869 ел, Вятка губернасы, Сарапул өязе Иж-Бубый авылы – 1937 елныж 23 декабре, Уфа шәһәре.

Габдулла һәм Гобәйдулла Бубиларның кыз туганы.

Башлангыч белемне әнисе Бәдрелбәнат абыстайдан ала, аннары бертуганнары Габдулла һәм Гобәйдуллада укый. Бубины Уфа губерна, Минзәлә өязендә яшәүче өлкән яшьтәге муллага яшьли кияүгә бирәләр, ләкин никахлары озын гомерле булмый, абыйсы һәм энесе аны ике кызы белән Иж-Бубыйга алып кайталар.

1885 елдан Габдулла белән Гобәйдулла әтиләре мәдрәсәсен үзгәртеп коруга керешәләр. Буби бертуганнарының хатыннары Нәсимә һәм Хөснифатыйма белән берлектә яңа типтагы хатын-кызлар мәдрәсәсен оештыруда актив катнаша. 1901 елда 6 сыйныфлы татар хатын-кызлар мәктәбе ачыла, һәм Буби аның мөдире була. Анда дин гыйльме белән беррәттән төрле дөньяви фәннәр, 1905 елдан рус теле укытыла. 1907 елда Сарапул өязе земствосы акчасына 1 сыйныфлы рус-татар училищесе ачыла, ул хатын-кызлар мәдрәсәсенең бер бүлегенә әверелә. 1907 елда Сарапул училищеләр эшләре советыннан башлангыч татар училищесе мөгаллимәсе дәрәҗәсе өчен имтиханнар кабул итүгә, аларны уңышлы тапшыручыларга мөгаллимә таныклыгы бирергә рөхсәт алына. Иж-Бубый мәдрәсәсе мәктәп-мәдрәсәләр өчен мөгаллимәләр әзерләүдә беренче уку йорты була.

Ир-балалар мәдрәсәсе таркатылып, Бубинең абыйсы һәм энесе кулга алынганнан соң (1911), хатын-кызлар училищесе ябыла (1912). Буби Троицк шәһәренә (Оренбург губернасы) күчеп китә һәм анда 1910 елда ачылган хатын-кызлар мәктәбен җитәкли. Бер үк вакытта 1913 елдан хатын-кызлар гимназиясендә дин гыйльме укыта. 1914 елда сәүдәгәр Яушевларның матди ярдәме белән хатын-кызлар мәдрәсәсе, 1915 елда мөгаллимәләр семинариясе ачуга ирешә.

Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтаенда (Мәскәү, 1–10 май, 1917) Буби Мөселманнар Диния нәзарәте әгъзасы һәм казый итеп сайлана.

1917 елдан Уфада эшли, Диния нәзарәтенең гаилә эшләре бүлеге белән җитәкчелек итә, метрика кенәгәләрен тутыру, гаилә мөнәсәбәтләрен җайга салу, ислам диненә дәгъватлау һ.б. эшләр белән шөгыльләнә. Буби шулай ук хатын-кызлар арасында мәгърифәтчелек эшчәнлеге алып бара, «Өлфәт», «Әхбар», «Вакыт» газеталарында, «Сөембикә», «Ислам мәҗлесе» журналларына мәкаләләр яза, аларда хатын-кызларның вазифалары, гаиләдә һәм җәмгыятьтә тоткан урыны яктыртыла, телне, милли һәм дини традицияләрне саклау хатын-кызларның төп бурычы буларак бәяләнә.

1937 елның 20 ноябрендә Буби «Башкортстанның контрреволюцион милләтчеләр оешмасында» катнашуда гаепләнеп кулга алына һәм атылуга хөкем ителә. Вафатыннан соң аклана.

Әдәбият

Бертуган Бубилар һәм Иж-Бубый мәдрәсәсе: Тарихи-документаль җыентык. Казан, 1999.

Махмутова А.Х. Феномен Мухлисы Буби // Гасырлар авазы – Эхо веков. 2000. 1/2.

Рахимов С. «Виновной себя не признала» // шунда ук. С.217–223.

Автор – А.Х.Мәхмүтова.