ТССР Министрлар Советының 1991 ел 30 гыйнвар карары нигезендә ТССР Дәүләт кинематографияне үстерү фонды буларак оеша, Татарстан Республикасы Югары Советның 1993 ел 4 март карары белән Татарстан Республикасы кинематография дәүләт комитетына үзгәртелә.

Кинематография өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыра, кинематография үсешен хокукый, икътисади һәм матди-техник яктан тәэмин итә.

Татарстан Республикасы кинематография дәүләт комитетын  Казан кинохроника студиясе, «Татаркиновидеопрокат», «Киносервис», «Татарвидеофильм» җитештерү берләшмәләре, «Татарфильм» киностудиясе, кинокомбинат, шәһәр һәм район киночелтәрләре, кинотеатрлар, Татарстан Республикасының Кинематография дәүләт оркестры, Республика кино сәнгате йорты тәшкил итә.

Комитет Татарстан Республикасы Президентына, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына һәм РФнең шундый ук дәүләт комитетына буйсына.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2001 ел 11 май карары нигезендә гамәлдән чыгарыла. Вазифалары Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына тапшырыла.

Рәисләре: Р.С.Насыйбуллин (1993–1995 еллар), З.Г.Бохараев (1995–2001 еллар).

Автор – Е.Б.Долгов