Мукден конгрессында оештырыла (1935). Мәркәз татарларның мәдәни-дини тормышы белән өч юнәлештә – дин, мәгариф, финанс эшләре буенча җитәкчелек итә. Якташлык җәмгыятьләренең үзара багланышларын җайга сала, бәхәсле мәсьәләләрне хәл итә, мәктәпләр, китапханәләр, типографияләр эшчәнлеген җитәкли.

Басма органнары: «Милли байрак» газетасы һәм «Шәкертләр таңы» журналы.

Автор — И.А.Гыйләҗев