Атама СССР Фәннәр академиясе академигы Н.С.Шатский тарафыннан кертелә (1960).

Авлакогенның озынлыгы – берничә йөз, киңлеге – дистәләрчә км га кадәр. Утырма, сирәгрәк вулканик тау токымнары белән тула һәм аларның гомуми калынлыгы берничә км га җитә. Авлакогеннар барлыкка килү тирән тектоник җимерелүләр белән бәйле.

Татарстан территориясендә соңгы протерозой яшендәге өч авлакоген билгеле: республиканың көнбатышында Казан-Киров (карарга Казан-Киров бөгелеше), төньяк-көнчыгышында – Кама-Агыйдел (Кокарск-Бородулино) авлакогеннары; икесе дә төньяк-көньяк юнәлештә (карарга Югары Кама иңкүлеге); көньягында – көнбатыш-көнчыгыш юнәлештәге Серноводск-Абдулино (Радаевск-Абдулино) авлакогены.

Рус һәм Себер платформаларының рифей авлакоген нефть ятмалары һәм алмаз чыганаклары ачуда перспективалы санала.