- РУС
- ТАТ
биология фәннәре докторы (1956), профессор (1957), ТАССР, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1968, 1973)
1908 елның 4 сентябре, Сембер губерниясе, Буа өязе Тәүгелде авылы — 1991 елның 12 ноябре, Казан.
1932 елда Казан ветеринария инчтитутын тәмамлагач, шунда ук эшли.
1949–1984 елларда биологик һәм органик химия кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 1960–1970 елларда биохимия фәнни-тикшеренү лабораториясе җитәкчесе.
СССР ФА Бөтенсоюз биохимия җәмгыятенең Казан филиалын оештыручы (1963).
Хезмәтләре биоген металларның хелат кушылмаларын өйрәнүгә карый. Казаков металл нигезле йод аксымлы кушылмаларны, биоген макро- һәм микроэлементларның протеид хелатларын ала, аларның коллоид-химик, биохимик һәм иммунохимик үзенчәлекләрен өйрәнә.
«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Проблемы белкового питания сельскохозяйственных животных. К., 1960;
Хелаты микробиогенных металлов в системе почва-растение-животное. К., 1987.
Казанская государственная академия ветеринарной медицины. К., 2006.
Автор – Ә.Х.Фазылҗанов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.