Тарихы

1674 елда чуаш авылы буларак (башка мәгълүмат буенча – 1643 елда) нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Уразбаево исеме белән телгә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче чирегендә халкы дәүләт крәстияннәре, 1835–1860 елларда удел крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, анда 3 мәчет була.

XX йөз башында авылда чиркәү, 5 мәчет, 5 мәктәп, тегермән, 36 сәүдә-сәнәгать оешмасы эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 5027,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Сембер өязе Зур Чынлы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Буа, 1935 елның 10 февраленнән – Будённый районы үзәге, 1957 елның 29 ноябреннән – Чынлы, 1959 елның 12 декабреннән – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Иске Шәйморза авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Будённый исемендәге колхоз оештырыла, 1953 елда Сталин исемендәге колхоз (Иске Шәйморза авылы) составына керә, 1961 елдан – XXII партсъезд исемендәге колхоз итеп үзгәртелә.

Ә.Ш.Абдриев (1956–1988 елларда колхоз рәисе була) җитәкчелегендә хуҗалык җитештерүдәге югары күрсәткечләре өчен КПСС ҮК, СССР Югары Советы Президиумы, СССР Министрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ ҮК, СССР авыл хуҗалыгы һәм хәзерләүләр министрлыгының Кызыл Байрагы, СССР ВДНХсы дипломнары белән бүләкләнә. Хуҗалык хезмәткәрләре мактаулы исемнәргә лаек була, орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. СССР Югары Советы Президиумының 1971 елның 8 апрель Указы белән авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүдәге алдынгы уңышлары һәм дәүләткә игенчелек һәм терлекчелек продукциясен сату буенча бишъеллык планны үтәгәне өчен Ә.Ш.Абдриевка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

1992 елдан – “Шәйморза” колхозы, 1994 елдан – “Шәйморза” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2004 елдан – “Шәйморза” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2011 елдан – “Ә.Ш.Абдриев исемендәге “Шәйморза” авыл хуҗалыгы предприятиесе” ачык акционерлык җәмгыяте, 2016 елдан – “Эталон-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

1972–2004 елларда авылда “Дорколхозстрой” трестының юл-төзелеш участогы базасы (1990 елдан “Агропромдорстрой” трестының юл күчмә механикалаштырылган колоннасы, 1994 елдан “Агропромдорстрой “Дрожжановский” акционерлык җәмгыяте) урнаша. 1960–2002 елларда авыл хуҗалыгы техникасына хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау предприятиесе (1935 елда булдырылган Будённов районы МТСы җирлегендә оештырыла, беренче җитәкчесе – И.С.Санатуллин) эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (55 ир бала һәм 32 кыз бала укый), 1932 елда – җидееллык, 1935 елда урта мәктәп (1970 елда яңа ике катлы бина төзелә) итеп үзгәртелә.

2014 елдан мәктәп каршында “Буыннар чылбыры” музее (оештыручысы – Н.Т.Мөхитов, авыл һәм мәктәп тарихы буенча 550 экспонат бар) эшли.

1963–1975 елларда авылда яшьләр өчен тулы булмаган урта белем бирү кичке мәктәбе була.

Авылда участок хастаханәсе (1927 елда волость хастаханәсе буларак нигез салына, 1929 елга кадәр Чуаш Шәйморзасы авылында элекке ветеринария дәвалау йортында урнаша (җитәкчесе – фельдшер А.З.Захаров), 1929 елдан яңа бинада, 1982 елда яңа хастаханә комплексы төзелә), балалар бакчасы (1935 елдан, 1950 елда яңа бина төзелә), ТР халык артисты Г.Рәхимкулов исемендәге мәдәният йорты (1924 елдан клуб, 1977 елда яңа бина төзелә, 2011 елда Г.Рәхимкулов исеме бирелә, бинада мемориаль такта куела), китапханә (1967 елдан, мәдәният йортында), 2 мәчет (1992, 1995 елларда) бар.

Мәдәният йорты каршында “Умырзая” драма коллективы (1977 елдан), “Яшьлек” балалар хореография коллективы (1988 елдан), “Сөмбелә” татар фольклор коллективы (1990 елдан, 2013 елдан “халык” исемен йөртә, оештыручысы – Ф.Г.Җәббарова) эшли.

Авылда бертуган сәүдәгәр Шәмсетдиновлар йорты сакланган (XIX йөзнең икенче яртысы).

1956 елда Ә.Ш.Абдриев башлангычы белән мәктәптә беренче төбәкне өйрәнү музее булдырыла. 1982 елда аның җирлегендә ТАССР Дәүләт музее филиалы буларак Ә.Ш.Абдриев исемендәге “Җир һәм кешеләр” музее ачыла, 2010 елдан Чүпрәле районы Төбәк тарихын өйрәнү музее филиалы (оештыручысы һәм беренче директоры – А.В.Федотов) булдырыла.

Экспозиция авыл тарихына багышланган тугыз күргәзмә залыннан гыйбарәт. Мәйданы – 222 кв.м, коллекциясендә 9,5 меңнән артык саклау берәмлеге бар. Экспозициянең төп бүлекләре: “Иске Шәйморза авылы тарихы”, “Авылда колхоз төзелеше”, “Авылда пионерлар һәм комсомоллар хәрәкәтләрен оештыручылар”, “Бөек Ватан сугышы елларында авыл халкы”, “Шәйморзалыларның хезмәт даны”, “Социалистик Хезмәт Герое Ә.Ш.Абдриевның тормышы һәм эшчәнлеге”, “ТР халык артисты Г.М.Рәхимкуловның тормышы һәм эшчәнлеге”, “Татар халкының милли традицияләре”.

Музейда XIX йөз ахыры – XX йөз башы татарлар һәм чуашлар көнкүрешенең этнографик әйберләре, XVIII–XX йөзләрдәге акчалар коллекциясе куелган.

Күренекле кешеләре

Ә.Ш.Абдриев (1923–2004) – хакимият-хуҗалык хезмәткәре, Социалистик Хезмәт Герое, Бөек Ватан сугышында катнаша, Чүпрәле районының XXII партсъезд исемендәге колхозы рәисе (1956–1988 елларда), Ленин (өч тапкыр), Октябрь Революциясе (ике тапкыр), 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл байрагы орденнары кавалеры;

З.Н.Азизов (1931–2005) – педагог, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, СССРның мәгариф отличнигы, “Җир һәм кешеләр” музее директоры (1997–2005 елларда);

М.З.Азизов (1907–1969) – дәүләт эшлеклесе, ТАССРның финанслар министры (1943–1950 елларда), ТАССР Министрлар Советы рәисе (1950–1957 елларда), Ленин, “Почёта Билгесе” орденнары кавалеры;

Р.М.Алиев (1938 елда туган) – хуҗалык хезмәткәре, укытучы, техник фәннәр кандидаты, доцент, мәгариф отличнигы, “Почёт Билгесе” ордены кавалеры;

Н.Р.Әхтәмов (1931–1992) – инженер-радиотехник, СССР Дәүләт бүләге лауреаты, Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почёт Билгесе” орденнары кавалеры, Казан шәһәренең мактаулы гражданы;

Ш.Ә.Әхтәмов (1901–1986) – партия хезмәткәре, КПССның Буа райкомы 1 нче секретаре (1938–1952 елларда), КПССның Апас райкомы 1 нче секретаре (1952–1957 елларда), ТАССР Югары Советы депутаты (1947–1959 елларда), Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почёт Билгесе” орденнары кавалеры”;

С.З.Бикчуров (1925–2019) – хуҗалык хезмәткәре, ТАССРның атказанган икътисадчысы, төбәк тарихын өйрәнүче, Бөек ватан сугышында катнаша, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры;

В.З.Газизов (1939 елда туган) – ветеринар, ветеринария фәннәре докторы, профессор;

М.В.Лотфуллин (1950 елда туган) – педагог, физика-математика фәннәре кандидаты, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре (2011 елдан), ТРның “Мәгариф” татар милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре ассоциациясе президенты;

Х.Н.Макаев (1941 елда туган) – ветеринария микробиологы, эпизоотолог, иммунолог, ветеринария фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе, РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;

Т.Х.Усманова (1960 елда туган) – икътисадчы, икътисад фәннәре докторы;

М.Н.Фәткуллин (1939–2003) – совет космонавты, физик, физика-математика фәннәре докторы, профессор;

Ф.Н.Фәткуллин (1931–2000) – юрист, юридик фәннәр докторы, профессор, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе;

Р.Ш.Хәсәнов (1955 елда туган) – хакимият-хуҗалык хезмәткәре, ТРның атказанган машина төзүчесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт бүләге, “Алтын идея” илкүләм бүләк лауреаты, РФнең мактаулы автотранспорт хезмәткәре, РФнең мактаулы машина төзүчесе, икътисад фәннәре кандидаты, Дуслык, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденнары кавалеры;

Г.А.Хөснетдинова (1971 елда туган) – әдәбият белгече, филология фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре (1998 елдан);

Е.Ю.Щелыванов (1956 елда туган) – инженер-механик, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт бүләге лауреаты, техник фәннәр кандидаты;

Ә.Ш.Йосыпова (1966 елда туган) – тел белгече, филология фәннәре докторы, профессор.

Халык саны

1859 елда – 2021,
1897 елда – 2345,
1913 елда – 3557,
1926 елда – 3779,
1938 елда – 3806,
1949 елда – 2617,
1958 елда – 2684,
1970 елда – 2818,
1979 елда – 2067,
1989 елда – 1439,
2002 елда – 1296,
2010 елда – 1223,
2018 елда – 880 кеше (татарлар).