Тарихы

Авылга XVIII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революиягә кадәрге чыганакларда Имәнле инеше буендагы Степановка исеме белән дә мәгълүм.

Башта халкы алпавыт Самарцевлар карамагындагы крепостной крәстияннәр катлавына керә. XIX йөз башында аларның бер өлешен Е.С.Самарцева ирекле игенчеләр итеп күчерә, башкалары XIX йөзнең беренче яртысында коллежский асессор А.С.Самарцевка, майор А.П.Макеевка карыйлар. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, вак һөнәрчелек кәсепчелеге, олаучылык таралган була.

XX йөз башында авылда җәмәгать су тегермәне була; авыл җәмәгатенең имана җире 370 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда,49 хуҗалыкның 13 ендә ат юк, калганнары бер, ике ат тота. 500 баш мөгезле эре һәм башка терлек теркәлә.8 хуҗалык игенчелек хезмәтен вак һөнәрчелек кәсепчелеге белән бергә алып бара.

1910 елда бер сыйныфлы катнаш мәктәп ачыла (беренче укытучы – А.И.Котлова).

Авыл Иске Пәлчекәү авылының Никола чиркәве приходына карый.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Тәкмәк волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантонында, 1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Югары Шепкә авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда Будёный исемендәге колхоз оештырыла. 1950 елдан − зурайтылган “Объединение” (үзәк утары Иске Пәлчикәү авылында), 1958 елдан “Путь к коммунизму” колхозлары составында (үзәк утары Югары Шепкә авылында).

Мәдәният

Авыл тирә-юнендә археология истәлекләре:Самарсау чыганагы һәм торулыгы (бронза гасырының буралы курган культурасы), Самарсау авыллыгы (тимер гасырының һәм болгар чорының Имәнкискә культурасы).

Халык саны

1859 елда – 77,
1913 елда – 273,
1920 елда – 269,
1926 елда – 119,
1938 елда – 141,
1949 елда – 159,
1958 елда – 112,
1970 елда – 49,
1979 елда – 19,
1989 елда – 6,
2002 елда – 3 (руслар),
2010 елда – 1 кеше,
2017 елда – даими яшәүчеләр юк.