Биографиясе

1952 елның 7 апреле, Лаеш районы Хәерби авылы – 2020 елның 8 сентябре, Казан.

Казан университетын (1982) тәмамлый. 1970 елдан Казан телестудиясендә режиссер ярдәмчесе һәм балалар өчен тапшырулар алып баручы. 1972 елдан әдәби-драматик тапшырулар редакциясендә режиссер ярдәмчесе. 1980 елдан балалар тапшырулары мөхәррире һәм алып баручысы («Пионерстан», «Без авылда яшибез», «Мәйданга чыгыгыз, батырлар», «Күңелле уеннар», «Бергәләп өйрәник», «Әлли-бәлли-бәү», «Шигъри тәлгәшләр»). 1991–1994 елларда «Чулпан» программасын алып бара.

1994 елдан авторлык программаларын булдыра: «Түрдән узыгыз», «Иртә түгел, соң түгел», «Шәрәфигә ияреп», «Яшәсен театр!» (ТНВ фондында саклана), «Яшәү яме». «Иртә түгел, соң түгел» һәм «Яшәү яме» тапшырулары цикллары өчен «Бәллүр каләм» («Хрустальное перо») бәйгесе дипломы белән бүләкләнә (2000, 2007).

«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең туры эфирында Җиңү бәйрәменә, Республика көненә, Сабан туена һ.б.га багышланган тапшыруларны алып бара.

Гөлнара Хабул кызы Зиннәтуллина балалар өчен тапшыру төшергәндә. 1980 еллар

Гөлшат Хабул кызы Галимуллинаның шәхси архивы

Әдәбият

Галимуллина Г.Х., Насибуллина А.Б. Роль телепрограмм на татарском языке в популяризации национальной культуры на региональном телевидении // Вестник Казанского государственного университета культуры и искусств. 2019. № 1. С. 21–26.

Галимуллина Г.Х., Насибуллина А.Б. Роль цикла передач "Яшэсен театр!" телеканала "Татарстан – Новый век" Республики Татарстан в популяризации театрального искусства // Tatarica. 2021. № 2 (17). С. 105–118.

Насибуллина А.Б. История татарского детского телевещания: к постановке проблемы // Tatarica. 2021. № 2 (17). С. 140–158.

Гөлнара Хабул кызы Зиннәтуллина хезмәттәшләре белән. 2000 еллар

Гөлшат Хабул кызы Галимуллинаның шәхси архивы