Биография

Гомер еллары: 1785 ел – ?

1807 елдан Диңгезчеләр госпиталендә хезмәт итә (Санкт-Петербург), 1810 елдан Казан адмиралтействосы табибе.

1812 елдан Казан университетының хирургия һәм акушерлык осталыгы кафедрасының беренче профессоры. 1817–1819 елларда хирургия клиникасы мөдире. 1814–1816 елларда Тобол губернасындагы медицина училищеләре директоры.

Ф.Г.Мартинсның «Обозрение практического родовспомогательного искусства, начертанное в таблице» (1813) исемле китабын немец теленнән тәрҗемә итә, китап акушерлык дәреслеге булып хезмәт итә.

Хезмәтләре

О влиянии воздуха и воды на здоровье // Заволжский муравей. 1832. № 2.

Әдәбият

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). Казань, 1904. Ч.2.

Казанский медицинский институт. 1814–1989. Казань, 1989. Ч.1.