Гомуми мәгълүмат

Башкортстан Республикасының көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1930 елда оештырыла. Мәйданы – 1865 кв.км. Үзәге – Бәләбәй шәһәре (Уфа шәһәреннән 180 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 98751 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 23230 кеше (1970 елда – 20570, 1979 елда – 25257, 1989 елда – 28743, 2002 елда – 23588 кеше).

Районда күбесенчә татарлар яшәгән тугыз торак пункт бар. Иң зур авыллар: Мәтәүбаш (2009 елда – 788 кеше), Тузлыкуш (377), Байморза (336), Яңа Сарай (288). Күпчелек татарлар район үзәгендә яши (2010 елда –13799 кеше).

Татар җәмгыяте тормышы

Бәләбәйдә элек-электән татар телендә халыкка аң-белем бирү традициясе яшәп килә. 1900 елда шәһәр училищесе каршында рус-татар училищеләре өчен укытучылар әзерләү сыйныфы ачыла. 1920 елдан Бәләбәй педагогика училищесе татар мәктәпләре өчен укытучылар әзерли. 1920 елдан 1964 елга кадәр шәһәрдә татар-башкорт мәктәбе эшли.

1992 елда ачылган балалар бакчасы-мәктәптә татар теле укытыла, 1998 елдан татар-башкорт һәм татар-чуаш балалар бакчалары эшли. 1995 елда татар гимназиясе ачыла, 1999 елдан шәһәр фәнни-методик үзәгендә (Башкорт педагогика университеты филиалы) татар филологиясе факультеты эшли. 2004/05 уку елында Бәләбәй районының дүрт мәктәбендә укыту татар телендә алып барыла, алты мәктәптә предмет буларак өйрәнелә.

1989 елдан Бәләбәйдә – Татар иҗтимагый үзәге бүлеге, 1995 елдан – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының җирле бүлекчәсе, 1999 елдан татарларның җирле Милли-мәдәни автономиясе эшли.

1989 елдан Татар иҗтимагый үзәге бүлеге каршында «Туган тел» татар фольклоры төркеме оештырыла. 1989–1993 елларда шул ук исемдә бюллетень чыгарыла. 1998 елдан татар, башкорт, чуаш, рус поэзиясе бәйрәме – «Илһам чишмәләре» үткәрелә. 1999 елдан «Автонормаль» акционерлык җәмгыятенең Техника йорты каршында «Хыял» концерт группасы эшли.

Бәләбәйдә татарча «Бәләбәй хәбәрләре» газетасы нәшер ителә.

Күренекле кешеләре

Бәләбәй районында:

  • Советлар Союзы Геройлары Г.Ә.Мәҗитов, М.Х.Сыртланова (Бәләбәй шәһәре),
  • Дан орденының тулы кавалеры Ә.Х.Вәлишин (Мәтәүбаш авылы),
  • РФАнең мөхбир әгъзасы К.М.Салихов (Красная речка поселогы) туган.

Язучылар Ф.Кәрим, Г.Кашшаф, Дәүләт Думасы депутаты К.Б.Тәфкилевнең тормышы һәм эшчәнлеге шушы район белән бәйле.