Биографиясе

1922 елның 9 октябре, Мамадыш районы Келәүш авылы —  2000 елның 1 июле, Казан.

1943 елда Казан медицина институтын тәмамлагач, Новосибирск эвакуация госпиталендә оториноларингология бүлегендә эшли.

1964 елдан Новосибирск травматология һәм ортопедия фәнни-тикшеренү институтында, бер үк вакытта 1953–1957 елларда Новосибирск медицина институтында.

1958–1985 елларда Казан медицина институтында, 1968 елдан хирургик стоматология кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре катлаулы булмаган яңак сынуларын дәвалауга, колак ярылары формалашу мәсьәләләренә, яңак-бит өлкәсендәге яман шешләрне хирургик дәвалауга карый. Уйлап табуга авторлык таныклыклары бар.

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

 Хирургическая санация полости рта у детей дошкольного возраста // Вопр. стоматологии. К., 1962. Т. 1;

Димедрол в лечении одонтогенных воспалительных процессов. Уфа, 1967;

О возможности использования пигментов в восстановительной хирургии лица // Стоматология. 1968. № 4.

Әдәбият

Андреев И.М., Красильников С.Н. Стоматологический факультет: Истории в биографиях. К., 1996.