Авылга XVII йөз башына кадәр Хохлово авылыннан күчеп килүчеләр нигез сала.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, туку станогы кылычы ясау тарала.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, су тегермәне, тимерчелек, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1158,3 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Кармыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Иске Кырлай авыл җирлеге составына керә.

1929 елда авылда “Кызыл Кырлай” колхозы оештырыла, 1960 елда берләштерелгән Мичурин исемендәге колхоз составына керә. 1995 елдан “Мичурин исемендәге” авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан “Кырлай” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә, крәстиян-фермер хуҗалыгында эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда тулы булмаган урта мәктәп (1974 елдан, 2003 елда яңа бина төзелә), мәдәният йорты, китапханә, балалар бакчасы (1989 елдан), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Фотограф Шакиров Р.Н. Мәктәп

Татарстанның Арча районы Иске Кырлай авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Күренекле кешеләре

Д.И.Ибраһимов (1949 елда туган) – тарих фәннәре кандидаты, ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

Р.Г.Исхакова (1924–2016) – дин эшлеклесе;

Г.Л.Фәйзерахманов (1930–2007) – тарихчы, тарих фәннәре докторы, “Почёт билгесе” ордены кавалеры.

Фотограф Шакиров Р.Н. Мәчет

Татарстанның Арча районы Иске Кырлай авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Халык саны

1782 елда – 91 ир заты;
1859 елда – 555,
1897 елда – 684,
1908 елда – 674,
1920 елда – 763,
1926 елда – 669,
1938 елда – 574,
1949 елда – 464,
1958 елда – 457,
1970 елда – 465,
1979 елда – 384,
1989 елда – 247,
2002 елда – 332,
2010 елда – 320,
2015 елда – 343 кеше (татарлар).

Фотограф Шакиров Р.Н. Татарстанның Арча районы Иске Кырлай авылы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы