Гомуми мәгълүмат

Мәскәүдән 1667 км ераклыкта урнашкан. 1723 елда оештырыла.

Халкы – 1428042 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 46232 кеше (1897 елда – 586 кеше, 1926 елда – 3 мең, 1959 елда – 30,1 мең, 1970 елда – 39,8 мең, 1979 елда – 48,7 мең, 1989 елда – 51,1 мең кеше).

Татар җәмгыяте тормышы

Екатеринбургка татарларның күпләп күченүе XIX йөз ахырында башлана. Алар, нигездә, сәүдә белән шөгыльләнә, күпсанлы завод-фабрикаларда, агач материаллары әзерләүдә, шахталарда, тимер юл төзелешендә, таш чыгаруда эшли.

1919 елга кадәр Екатеринбургта «Бертуган Агафуровлар» сәүдә йорты (1884 елда нигез салына), гыйбадәтханә (1889 елдан мәгълүм), мәдрәсә (1895 елдан), «Ф.Ш.Богатиев һәм уллары ширкәте» (XX йөз башыннан), Мөселман хәйрия җәмгыяте (1907 елдан), Мөселман хатын-кызлар башлангыч югары училищесе (1915 елдан), Түләүсез мөселман-рус китапханә-уку өе (1915 елдан), Хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү өчен вакытлыча оештырылган мөселман комитеты (1915 елдан), Екатеринбург мөселман хәрби советы (1917 елдан) эшли. 1917 елда «Урал тавышы» газетасының берничә саны чыга.

Татарларның Екатеринбургка күчеп килүләренең икенче дулкыны 1920 еллар ахыры – 1930 еллар башына туры килә, һәм ул илне индустрияләштерү сәясәте белән бәйле. 1919–1940 елларда шәһәрдә татар җәмгыятенең милли-мәдәни тормышы зур үсеш ала. Бу чорда М.Вахитов исемендәге татар клубы (1919 елда оештырыла, 1920 еллар ахырында Милли азчылыкны тәшкил иткән халыклар мәгариф йорты итеп үзгәртелә), Свердловск татар театры, берничә башлангыч татар мәктәбе һәм сыйныфы, җидееллык татар мәктәбе (1942 елда ябыла), эшчеләр факультетының (рабфак) татар-башкорт бүлеге (1927–1930 еллар уртасы), совет-партия мәктәбенең татар-башкорт бүлеге (1922–1930 еллар), Төрки халыкларның халык мәгарифе гамәли институты (1922 елдан), Төрки халыклар Урал педагогика институты (1932 елдан), Свердловск педагогика институты каршында татар теле һәм әдәбияты бүлеге (1934 елдан) эшли.

Матбугат басмалары: «Алмашка», «Сабан һәм чүкеч», «Социализм юлы» (1919–1930 еллар) газеталары, «Яшь коммунар» өлкә балалар газетасы кушымтасы (1932–1935 еллар), «Урал мәгарифе» бюллетене (1930 еллар башы), «Шәпи агай» журналы (1924–1927 еллар) чыга.

1929–1941 елларда радиоэфирда татарча «Соңгы яңалыклар» тапшыруы алып барыла. 1920 елдан Сабан туе үткәрелә. 1950 елларда татар театры (Уралмаш заводы мәдәният йорты каршында), 1970–1980 елларда «Ләйсән» эстрада ансамбле (Резина-техник әйберләр җитештерү заводы мәдәният йорты каршында), 1980 елларда «Бәйрәм» эстрада ансамбле (Лавров исемендәге мәдәният йорты каршында) эшли.

Татар милли-мәдәни тормышы бигрәк тә 1980–1990 елларда активлаша. Бу чорда «Урал» җәмгыяте (1988 елда оештырыла, 1991 елда Свердловск өлкәсе татар-башкорт мәдәнияте үзәге, 1997 елдан «Мирас» итеп үзгәртелә), Екатеринбургта М.Гафури исемендәге оешма, «Җәмгыяте хәйрия» матди ярдәм күрсәтү үзәге (1994 елдан), Татар һәм башкорт иҗтимагый-сәяси оешмасы (1995 елдан), Екатеринбург татар милли-мәдәни автономиясе (1997 елдан), Свердловск өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе (1997 елдан), «Ак барс» милли-мәдәни спорт үзәге (1997 елдан), «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы (1997 елдан), Свердловск өлкәсендәге төрки халыкларның «әл-Табиб» сәламәтлек һәм социаль яклау үзәге (1999 елдан), Свердловск өлкәсе татар яшьләренең «Ватан» оешмасы (2001 елдан), Милли медиа холдинг (2002 елдан), «Адель» татар-башкорт студентлары оешмасы (2003 елдан) эшли.

1993 елдан 2003 елга кадәр егерме җиде татар җәмәгать оешмасы теркәлгән. Ике татар телен өйрәнү якшәмбе мәктәбе (1989 һәм 2001 елдан) эшли. Татар телендә «Халык авазы» (1991 елда нәшер ителә), «Якташ» (1994 елда), «Урал тау» һәм «Туган ягым» (икесе дә – 2000 елда) газеталарычыга. 2001 елдан «Саф чишмә» газетасы нәшер ителә. 1994–1996 елларда – «Якташ», 1997 елдан «Мирас» радио тапшырулары чыга. 2001 елдан «Азатлык» радиосының татар-башкорт редакциясе һәм «Татар-Информ» агентлыгы вәкиллекләре эшли. «Хәерле кич» (1999–2001 еллар), 2001 елдан «Минем илем» телевидение тапшырулары чыга.

Шәһәрдә Уралмашзавод мәдәният йорты каршында «Яшьлек» татар халык эстрада ансамбле (1960 еллардан), «Екатеринбург йолдызлары» эстрада ансамбле (1990 еллар башыннан), «Күгәрчен» татар һәм башкорт фольклоры балалар ансамбле (1991 елдан), «Татар җыры» халыкара конкурс лауреатлары Н.Арысланов һәм Х.Гыйльфановларның иҗат төркемнәре эшли.

1996 елдан Екатеринбургта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге (җитәкчесе – Р.З.Бикбов) бар. Совет власте елларында да эшчәнлеген туктатмаган мөселман җәмгыяте эшли.

XIX йөзнең атаклы татар эшмәкәрләре К.Агафуров (хәзер Урал сәүдәгәрләренең көнкүреш музее) һәм З.Агафуров (хәзер Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге) йортлары татарларның мәдәни-тарихи ядкәре булып торалар.

Күренекле кешеләре

Дәүләт эшлеклесе С.С.Сәетгалиев, Советлар Союзы Герое С.Г.Галимҗанов, армия генералы, Хәрби фәннәр академиясе президенты М.Ә.Гәрәев, генерал-майор И.А.Нуруллин, СССРның атказанган спорт осталары Ә.Б.Нәҗметдинова, Л.Б.Нәҗметдинова, Р.Г.Салихова, халыкара спорт остасы (тау туризмы) С.З.Хәбибуллинның тормышы һәм эшчәнлеге Екатеринбург белән бәйле.